Яңа ел бәйрәмнәрендә "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясен" 7000 кеше күрергә килде

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә" 7000 кеше килгән. Чагыштыру өчен узган елның шул ук чорында бу сан 6500 тәшкил иткән.

Быел татар Кыш Бабае янына Рәсәй туристларыннан тыш Италия, Германия һәм АКШтан да кунаклар килгән.

Яңа ел бәйрәмнәрендә резиденциянең әкияти сукмакларында аларны яңа персонаж – чын җанланган Аждаха каршы алды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе Казан шәһәреннән 60 километр ераклыкта Яңа Кырлай авылының чыршы урманында Ия елгасы ярында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урманның тикшерү пунктыннан башлана, анда килүчеләрне Шайтан каршы ала, Кыш Бабай йорты янына кунакларга Шүрәле картасы буенча барып җитәргә туры киләчәк. Аларны юлда бик күп маҗаралар – әкиятләр, табышмаклар, могҗизалар һәм шулай ук әкият геройлары – көтә. Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм аларның озатып йөрүчеләре кунакларга һәрвакыт шат. Кыш Бабай аларны йокы бүлмәсендә каршы алачак, андагы әкияти сихерчеләргә күңел түрендәге теләкне әйтеп була.

Исегезгә төшерәбез, резиденция 27 гыйнварга кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International