16 февральдә Бөек Болгар шәһәрендә «Кыш Батыры» исемле фестиваль узачак.
Чарада иң мөһим вакыйга спорт-тарихи яки заманча биатлон буенча ачык ярышлар булачак, аларга гаризаларны теләсә кем бирә ала. Моннан тыш, тамашачыларны Татарстанның хәрби-тарихи клублары тарафыннан оештырылган рыцарьлар көрәшләре һәм җәядән ату, сөңге ыргыту һәм таш ату өчен тукталышлар белән чаңгыда күп төрле ярыш көтә.
Гаддәттә фестиваль урта гасыр чолганышында, борынгы шәһәрнең музей-тарихи комплексы шартларында рыцарь кораллары һәм киемнәре кигән рыцарьлар һәм һөнәрчеләр осталары арасында узачак.
Тамашачылар өчен керү бушлай, катнашучыларга «Вконтакте» төркемендә теркәлергә кирәк. Фестиваль территориясендә парковка, туклану зонасы һәм халык-сәнгать һөнәрләре сәүдә рәтләре булачак.
Чараның программасы
Үзәк мәйданчык (чаңгы узышу юлы)
11:00 – ярышларның башлануы. Заманча чаңгы номинациясе.
13:00 – ярышларның башлануы. Тарихи күп төрле ярыш номинациясе.
14:30 – бүләкләү.
Урта гасыр лагере мәйданчыгы
11:00 – 15:00:
- тимерчеләр һәм күнчелек остаханәсе;
- корал һәм костюмнар өчен урын;
- җәя-арбалет һәм ыргыту тиры;
- балалар ныгытмасы һәм балалар «джостингы»;
- интерактив мәйданчыклар;
- көч таләп итә торган ярышлар;
- батырлар өчен ярыш мәйданы;
Балаган мәйданчыгы
11:00 – 15:00:
- музыкаль һәм театр коллективлары чыгышы, тарихи реконструкция һәм артистлык фехтование клубларының күрсәтмә чыгышлары.
Ярминкә мәйданчыгы
11:00 – 15:00:
Халык-сәнгать һөнәрләре сәүдә рәтләре һәм тарихи ярминкә.
Тарихи аш бүлмәсе мәйданчыгы
11:00 – 15:00
Тарихи аш бүлмәсенең мәйданчыгы