ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

 

16 декабрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Футбол буенча Европа чемпионатының булачак матчларына багышланган "Россия 2020. Бүләккә евро" дигән роуд-шоу кысаларында Токиода Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләде. Чара Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) тарафыннан оештырылган иде.

"Азия базары – иң динамикалы үсеш алган туризм базарларның берсе, электрон визалар кертү, һичшиксез, бу төбәкләрдән туристлар агымын арттырачак һәм Татарстанның күрсәтерлек әйберләре бар. Евро 2020 җанатарларында чемпионат уздырылган шәһәрләрне генә түгел, ә башка калаларны карау мөмкинлеге һәм теләге булыр дип өметләнәбез. Санкт-Петербург белән Казан арасында уңайлы транспорт логистикасы җанатарларны безнең шәһәргә дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шул исәптән "Россиянең өч башкаласы" маршруты кысаларында Россия һәм чит ил туристларына ихтыяҗ зур", – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә стратегик сессияләр сериясен үткәрә.  Сессияләр республикага килә торган һәм читкә чыга торган туризмны үстерү мәсьәләләренә багышланган.  2019 елда стратегик сессияләрдә беренчеләрдән булып Лаеш, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары катнашты.

Стратссияләр федераль дәрәҗәдәге экспертлар җитәкчелегендә үткәрелә. Бу чаралар муниципаль хакимият вәкилләрен, эшкуарларны, музей учреждениеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, яшь буынның актив вәкилләрен туплады. Стратегик сессияләр барышында районнарда туризм үсешенең төп юнәлешләре билгеләнде, яңа вакыйгалы чара идеяләре тәкъдим ителде, туризм инфраструктурасын һәм сервисларын формалаштыруга стандарт булмаган якын килү алымнары турында әйтелде.

"Районнарга яңа идеяләр һәм проектлар кирәк, шулай ук кунаклар килеп, биредә акчасын калдырып китәчәк чаралар да бик кирәк, дип саныйбыз. Һәм муниципаль районнарда туризмны үстерү өлкәсендә ниләр эшләүен күптән яңа күзлектән карарга вакыт", – диде стратессияләр сериясен ачкан вакытта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова.

Стратегик сессияләрне 2020 елда да дәвам иттерү планлаштырыла.

13 ноябрьдә "Россия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасының яңа проекты – "Кунакчыллык осталары" Бөтенроссия һөнәри конкурсы старт алды. Шул ук көнне конкурс сайтында welcomecup.ru проектта катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Заявка кампаниясе 2019 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Үз эшен башлап җибәргән профессионаллар, идарәчеләр, туризм һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясенең яшь белгечләре һәм студентлар анда катнашу өчен чакырыла.

"Кунакчыллык осталары" конкурсы өч этапта узачак: теркәлү һәм сайлап алу туры, региональ ярымфиналлар һәм финал. Сайлап алу этабы (онлайн-тест) 2020 елның гыйнвар-февралендә узачак.

25 җиңүче Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбендә махсус белем бирү программасы буенча белем алуга сертификат алачак. 200 финалист алдынгы компанияләрдә һәм оешмаларда стажировка узарга чакыру ала һәм остазларга ия булачак. Ярымфиналга узган барлык катнашучылар да үз проектларын экспертларга тәкъдим итә алачак. Читтән торып тест узган барлык катнашучылар да Россиянең алдынгы консалтинг оешмаларыннан үсеш буенча тәкъдимнәр алачак.

Иң яхшы катнашучылар "Таврида" форумында туризм буенча махсуслаштырылган сменага чакырылачак.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә "World Travel Awards" конкурсына нигез салучы Грэм Кук белән очрашты.

         Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Грэм Кук Казанда 2020 елда World Travel Awards  дөньякүләм туризм премияләрен һәм 2021 елда World Travel Technology Awards премиясен тапшыру тантанасын уздыру турында килеште.

         "Бу бер генә чара түгел. Татарстанны һәм Казанны дөньяның туристлык аренасына әзерләү һәм анда чыгару буенча зур процесс булачак. Һәр чара технологияләрне өйрәнү, Татарстанны алга этәрү һәм республиканы дөньяда танытуны арттыру буенча еллык эшнең финалы булачак", — диде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә.

            Премия 1993 елда сәяхәт, туризм һәм кунакчыллык индустриясенең төп секторларында лидерларны билгеләп үтү өчен гамәлгә куелган. Бүләкләр туризм кунакханәләре һәм туризм торагы, туризм өчен истәлекле урыннар һәм авиакомпанияләр/транспорт категорияләрендә бирелә

Казанда туризм өлкәсе хезмәткәрләре өчен "Кунакчыллык осталары" Бөтенроссия һөнәри конкурсын башлап җибәрделәр. Анда туризм индустриясе өлкәсендә эшли торган яки университетта шуның өчен белем алган, балигъ булмаган Россия гражданнары катнаша ала.

Кунакчыллык индустриясенең (ОСИГ) гомуммилли берлеге президенты Грант Бабасян сөйләгәнчә, хәзер конкурста катнашучыларны теркәү буенча масштаблы кампания бара. Гаризаны 20 декабрьгә кадәр тапшырырга була, ләкин теркәлү мөмкинлеге бер атнага сузылырга мөмкин.

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге белгечләр арасында бәйге иң яхшыларны билгеләргә һәм аларны бу өлкәләрдә алга таба кызыксындыру мөмкинлеген бирәчәк, ә дәүләт өчен тармак үсешенең лидерларын тәэмин итәчәк. Җиңүчеләр Сколковода 25 белем бирү грантының берсен һәм алдынгы компанияләрдә стажировка узу мөмкинлеген алачак.

Җиңүчеләрне билгеләү өч этапта узачак. Беренче этап – дистанцион, гариза бирергә, теркәлергә һәм тестлар узарга кирәк. Аннары округлар буенча кара-каршы ярымфиналлар узачак, анда 250 ярымфиналчы сайлап алыначак. Ә 2020 елның апрелендә туризм өлкәсендә иң яхшы 50 идарәче сайланачак.

Конкурсны ел саен үткәрергә ниятлиләр. Бүгенге көндә 8 мең кеше теркәлгән.  


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе туриндустриясе вәкилләре очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты: үзара туристлык агымын, төбәкләрдә яшәүчеләр арасында туризм җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук гомуми мәсьәләләр турында сүз барды.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов һәм "Әстерхан туризм лигасы" ассоциациясе президенты Александр Бондаренко үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында "Дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштыру" темасына семинар-киңәшмә узды.

Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында доклад белән "В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты (ИЭУП)" югары һөнәри белем бирү йортының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Измаил улы Бикеев чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Александр Валерьевич Лохотской, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Владиславовна Абросимова катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе әгъзалары да катнашты.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Быелның 27 ноябреннән 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм региональ туроператорлорның вәкилләре Төмән өлкәсендә реклама-мәгълүмат турында катнашты.

Тур кысаларында Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре Төмән һәм Тубыл шәһәрләренең эре туризм үзәкләрендә булдылар, төбәкнең туризм потенциалы белән таныштылар һәм җирле туроператорлар белән b2b форматында очрашулар үткәрелде.

Хәзерге вакытта "Казан-Төмән" маршруты буенча туры авиарейсны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге карала.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты студентлары югары уку йортлары арасында WorldSkillsRussia илкүләм чемпионатында алтын медаль яулаган һәм Татарстанның югары уку йортлары арасында призлы урыннар саны буенча беренче булган.

Алтын медаль ("Отель белән идарә итү" компетенциясе) һәм өч көмеш ("Экскурсия хезмәтләрен оештыру", "Туризм", "Туризм" (юнирлар) – вуз студентларының узган атнада Мәскәүдә тәмамланган WorldSkills ярышларында яулаган нәтиҗәләре әнә шундый.

Вузара чемпионат финалында Россиянең 73 югары уку йортыннан 500ләп конкурсант катнашкан. Катнашучылар 52 компетенция буенча һөнәри осталыкта ярышкан, аларның эшен 500 артык эксперт бәяләгән.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Төмән шәһәрендә узган "Себер-Урал" туризм форсайт-форумында чыгыш ясады. Докладның темасы – "Туризм продуктын алга этәрүдә төбәкләрнең заманча хезмәттәшлек форматы". Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре ("Сибур" ҖЧҖ, "ЛУКОЙЛ– Көнбатыш Себер" ҖЧҖ, "Норильский никель" ГМК һәм башкалар) һәм туристлык өлкәсе профессионаллары туризм өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен җыелган. Алар арасында: туризм тармагы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, төбәкара элемтәләр булдыру һәм хезмәттәшлек итү; масштаблы туризм проектлары үсешендә эре предприятиеләрнең роле; территория маркетингы.

Чарада шулай ук республика туроператорлары вәкилләре ("РА ДиЭмСи" ҖЧҖ, "Казан сәяхәтләр бюросы", "Персона Грата" ҖЧҖ), "Татарстан шифаханәләре" Республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе президенты Евгений Терентьев катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International