27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Будапешттагы (Венгрия) 43 нче Халыкара Travel 2020 күргәзмәсендә Татарстан Республикасының туристлык потенциалы тәкъдим ителә.
Бу – Венгриянең әйдәп баручы туристлык күргәзмәсе. Ел саен бер мәйданчыкта дөньяның төрле илләреннән туристлык тармагының барлык өлкәләрен берләштерүче 300дән артык кунак җыела.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Динара Хисмәтуллина Венгрия туриндустриясе вәкилләре алдында Татарстан Республикасының туризм буенча җәлеп итүчәнлеген күрсәткән.
Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы елда Казан белән Будапешт (Венгрия) арасында даими авиарейслар ачылды. Оператор булып Венгриянең Wizz Air авиакомпаниясе катнаша. Очышлар атнага ике тапкыр — чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Юлга якынча 2,5 сәгать вакыт китә.