Татарстан Республикасының мәктәп укучылары "КАМАЗ" эше белән таныша

2020 елның 28 феврале, җомга

2020 нче елның 28 нче февралендә Татарстан Республикасында сәнәгый һәм эчке туризмны популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы балаларының Яр Чаллы шәһәренә беренче күчмә экскурсиясе узды. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, шулай ук мәктәп укучыларында һәм яшьләрдә эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту һәм һөнәри юнәлеш бирү эшен үстерүгә дә юнәлдерелгән. Проект "Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасы (Visit Tatarstan идарә компаниясе) тарафыннан Россия Федерациясенең Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Экскурсияләрдә катнашучылар – Казан шәһәрендәге 12 гимназия һәм мәктәпләрнең, шулай ук Питрәч муниципаль районының Богородский урта мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары "КАМАЗ", шулай ук "КАМАЗ-мастер" автомобильләрен җитештерү эше белән танышачак.

Экскурсия программасында катнашучыларның барысы да мәктәп тормышында актив катнаша һәм эшкуарлык, сәнәгать һәм фән белән кызыксына. Шулай ук барлык балалар да актив рәвештә сыйныфтан тыш эшчәнлек алып бара һәм "Яшьләр казанышлары" Казан үзәге иҗтимагый оешмасы һәм "Казан балалары" балалар иҗтимагый оешмасы составында тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International