19 нчы февральдә "ТИСБИ" идарә университетының конференцияләр залында Дөньякүләм экскурсовод көне һәм "ТР Экскурсоводлар гильдиясе" ассоциациясе оешуга 10 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы экскурсоводларына ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү Гильдия җыелышы кысаларында узды.
Сергей Иванов һөнәрнең мөһимлеген билгеләп үтте: "Экскурсовод – ул туризм индустриясендәге иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Туристка мәгълүматны нәкъ менә ул җиткерә, еш кына, мең дә бер рәхәтлек төбәге булган Татарстанның чын амбассадоры буларак, туристны республикада булган сәфәренең башыннан ахырына кадәр озата йөри”.