Татарстан Республикасы экскурсиячеләре студентларга үз һөнәрләре турында сөйләде

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Республикада туризм һәм кунакчыллык өлкәсе өчен кадрлар әзерләүче югары уку йортлары студентлары экскурсияче һөнәре турында беренчеләрдән булып ишетү мөмкинлегенә ия булды. Очрашу Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты инициативасы белән Казан федераль университетында, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә, ТИСБИ, Кооператив институтта һәм Мәдәният институтында узды.

Экскурсиячеләр үзләренең ни рәвешле һөнәр сайлавы, экскурсоводның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, эш барышында нинди кыенлыклар килеп чыгуы турында сөйләде. Тормыштан кызыклы хәлләр белән уртаклашты. Студентлар экскурсияче белгечлегенә кайда белем алып булуы, нинди гадәти булмаган экскурсияләр үткәрергә туры килүе, экскурсоводның эш графигы һәм хезмәт хакы белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International