ИТАЛИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА, КОРЕЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА ҺӘМ ИРАН ИСЛАМ РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТУРИСТЛАР ИМИНЛЕГЕ ӨЧЕН ХӘТӘР ЯНАВЫ ТУРЫНДА

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Исегезгә төшерәбез, Туризм буенча федераль агентлык киңәш итә:

1. Россия туристларына Иран Ислам Республикасына, Корея Республикасына һәм Италия Республикасына сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк.

2. Россия туроператорларына, турагентларга Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына туристлык продуктлары формалаштыруны һәм сатуны, шулай ук аерым туристлык хезмәтләре күрсәтүне әлеге илләрдә эпидемиологик хәл нормальләшкәнчегә кадәр туктатып торырга.

Туристлар өчен «кайнар линия»нең эш режимы:

8-499-678-12-03            9:00-18:00 сәгатьләрдә,

8-915-117-04-51            10:00-19:00 сәгатьләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International