ИТАЛИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА, КОРЕЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА ҺӘМ ИРАН ИСЛАМ РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТУРИСТЛАР ИМИНЛЕГЕ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ ЯНАВЫ ТУРЫНДА

2020 елның 28 феврале, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Ростуризмга Италия Республикасында, Корея Республикасында һәм Иран Ислам Республикасында коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктыруның яңа очраклары ешаюга бәйле рәвештә, әлеге илләрдә туристларның имин тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч барлыкка килүе турында хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, Туризм буенча федераль агентлык түбәндәгеләрне киңәш итә: 

1. Италия Республикасында, Корея Республикасында һәм Иран Ислам Республикасында булган Россия туристларына:

- коронавирус белән зарарлануның яңа очракларына юл куймас өчен, саклык чараларын үтәү буенча Роспотребнадзор киңшләрен үтәргә;

- шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык кирәкле чараларны күрергә;

- очыш аэропортына (китү урынына) кадәр тур операторы тарафыннан оештырылган очраклардан тыш, кунакханә комплекслары һәм вакытлыча тора торган (урнашкан) башка урыннар территорияләреннән китмәскә.

2. Россия туроператорларына, турагентларына:

- әлеге илләрдә эпидемиягә бәйле хәл нормальләштерелгәнчегә кадәр, Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына туристлык продуктларын, шулай ук аерым туризм хезмәтләре күрсәтүне оештыруны һәм сатуны вакытлыча туктатып торырга;

- Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына туристлык продуктларын сату турында килешүләр төзегән һәм/яки төзергә планлаштырган Россия туристларына әлеге илләрдә хәзерге эпидемиологик хәл турында, "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 132-ФЗ номерлы закон) 14 статьясы нигезендә килешүне үзгәртү (сәфәр кылу юнәлешен (ял урынын) алмаштыру, вакытын кичектерү һ.б.) яки килешүне өзү тәртибе турында мәҗбүри тәртиптә мәгълүмат җиткерергә.

3. Россия Федерациясе субъектларының туризм өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнарына:

- оператив тәртиптә әлеге мәгълүматны туристларга, туроператорларга һәм турагентларга җиткерергә.

Ростуризм тур операторлары һәм турагентлар өчен искәртеп уза: барлыкка килгән хәлләрдә Россия туристлары килешүне төзегәндә булган шартларның шактый үзгәрүенә (сәяхәт шартларының начарлануына һ.б.) бәйле рәвештә туристлык проекты сатып алу турындагы килешүне өзү яки андагы шартларны үзгәртү турында берсүзсез таләп итәргә хокуклы (132-ФЗ номерлы законның 10, 14 статьялары, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 451 статьясы).

Мондый килешүне сәяхәт башланганчыга кадәр өзгән очракта, туристка һәм (яки) башка заказчыга туристлык продектының гомуми бәясенә тигез акча суммасы кире кайтарып бирелә, ә килешүне сәяхәт итә башлагач өзгән вакытта – килешүнең туристка хезмәтләр күрсәтелмәгән өлешенә бәрабәр бәясе күләмендә (132-ФЗ номерлы законның 14 статьясы).

Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына аерым туристлык хезмәтләрен (бер урыннан икенче урынга алып бару, урнаштыру, экскурсияләр һ.б.) сатып алган гражданнар (мөстәкыйль туристлар) Россия Федерациясе Гражданлык законнары һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә, акчаларын кире кайтару өчен, мондый хезмәтләрне сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Ростуризм килеп туган хәлне күзәтүен дәвам итә, Роспотребнадзор белән даими элемтәдә тора һәм, әлеге ведомстводан өстәмә мәгълүмат алынган очракта, аны туроператорларга, турагентларга һәм туристларга оператив рәвештә җиткерәчәк.

Туристлар өчен "Кайнар линия"нең эш режимы:
8-499-678-12-03    9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
8-915-117-04-51    10 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International