2020 елның 18 сентябрендә, 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоязма режимында утырышы була. Комиссия утырышының көн тәртибе Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында, «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе» өстәмә битенең «Комиссия утырышларын уздыру турында алхәбәрләр» https://tourism.tatarstan.ru/anonsy-zasedaniy.htm бүлегендә урнаштырылган.
Сораулар һәм тәкъдимнәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: (843) 222-90-29 һәм электрон почта: Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru
«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проекты Татарстанның Арча районы буенча туристлык маршруты белән тулыланды.
Тур программасына Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музеена экскурсия һәм иске һәм яңа татар әкиятләренең «Могҗизалар урманы» интерактив паркы буйлап сәяхәт керә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкы һәм республика кунаклары өчен атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы эшли. Алабуга, Болгар, Кама Тамагы, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Мамадышта туристлар өчен кызыклы маршрутлар әзерләнгән. Турның бәясе бер кешегә 2200 сум тәшкил итә, бу бәягә яшәү (бер төн), туклану (иртәнге һәм ике төшке аш), ике экскурсия кертелгән. Яңа программалар Татарстанның билгесез почмакларын ачарга һәм ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән «Visit Tatarstan» сайтында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты» МКУ белән берлектә, Россиянең 14 төбәген берләштергән «Бөек Идел юлы» уникаль проекты кысаларында «Чишмә башыннан алып елга тамагына кадәр Идел – кошлар очышы биеклегеннән» фотокүргәзмәсе фонында инстаграмда фотолар конкурсына йомгак ясады. Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды белән 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән.
Җиңүчеләр авторлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученко картиналарын һәм «Visit Tatarstan» сувенирларын алды.
Туризм – яңа коронавирус йогышы таралудан аеруча зыян күргән икътисад тармакларының берсе.
Җәйге чор, 2020 елның алдагы айлары белән чагыштырганда, Татарстан Республикасына туристлар агымы артуын күрсәтә.
Шуның белән берлектә, күп кенә россиялеләрнең хәтта ил эчендә дә сәяхәттән баш тартуы Татарстанның төп туристлык үзәкләренә килүчеләр санына шактый йогынты ясады: 2020 елның июнь-август айларында туристлар агымы 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,5% кимегән.
Мәгълүмат җиткерәбез: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенә чит ил туристлары санын арттыруны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 апрелендәге 534 номерлы карары нигезендә 2020 елның 4 сентябреннән 25 сентябренә кадәр гаризалар җыела.
Искәртеп узабыз, гариза бирергә мөмкин булган хисап чоры: 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 4 сентябренә кадәр.
Гаризалар Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Мәскәү шәһәре, Пресненская набережная, 10 йорт, 2 корылма, индекс 125039 (IQ квартал).
Туризм буенча федераль агентлык 5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Самара өлкәсе территориясендә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм туроператорлар өчен мәгълүмат туры уздыра.
Татарстан Республикасы әлеге чара кысаларында 5-8 сентябрьдә кунаклар кабул итте. Визит барышында төркем Казан Кремлендә, Свияжск (Зөя) утрау-каласында, Раифа монастыренда, «Туган авылым» күңел ачу комплексында һәм Татарстан Республикасының башка туристлык объектларында булды.
8 сентябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында (алга таба – Дәүләт комитеты) Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургның туризм компанияләре белән туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Яклар туризмны үзара үстерү максатларында хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча үзара мәнфәгатьләрен белдерделәр. Шулай ук реклама-мәгълүмат турында катнашучылар өчен Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдир ителде, аңа Татарстан Республикасы туроператорлары чакырылган иде.
«Шәһәр панорамасы» музее Идел буе федераль округында «Тарихи-мәдәни истәлекле урыннар» номинациясендә җиңүче булган. Конкурска тәкъдим ителгән видеоролик музей экспозицияләренең үзенчәлеген һәм Казан шәһәре панорамаларыннан уникаль кадрлар күрсәтә.
2013 елдан башлап, Россиядә эчке һәм чит ил туризмын алга этәрү максатында, «Диво России» туристлык видеопрезентацияләре һәм видеороликлары бөтенроссия конкурсы уза. Конкурста музейлар да, туристлык урыннары да, шулай ук шәһәрләр, сәяхәт өчен кызыклы маршрутлар һәм объектлар тәкъдим итүче төбәкләр дә катнаша.
Видеопрезентацияләр «Территорияләрне тәкъдир итү» (РФ төбәкләре), «Моношәһәрләрдә туризм», «Вакыйгалы туризм», «Туристлык маршрутлары һәм экскурсияләре», «Табигать» һ.б. номинацияләрдә бәяләнгән.
3-4 сентябрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Пермь крае массакүләм мәгълүмат чаралары өчен интервьюлар сериясен үткәрде. Интервьюлар һәм телепрограммаларда катнашу халыкка мәгълүмат бирү һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең туристлык потенциалын үзара таныту программасы кысаларында узды, аның инициаторы – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты.
Бүген, дәүләтара чикләр ябылган һәм халыкара авиаэлемтә туктатылган шартларда, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында сәяхәтләрнең үсеше зур потенциалга ия. «Күршеләргә кунакка» программасы Идел буе федераль округында яшәүчеләрне округ төбәкләре буенча сәяхәтләргә максималь мотивацияләүгә һәм Татарстанның туристлык абруен җәелдерүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә, Татарстан Республикасыннан тыш, программада 7 төбәк: Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Удмурт Республикасы һәм Мари Иле Республикасы катнаша.
Шулай ук әлеге сәфәр кысаларында Сергей Иванов Пермь краеның Туризм һәм яшьләр сәясәте агентлыгы җитәкчесе Юлия Ветошкина белән очрашты. Очрашу барышында туристларны җәлеп итү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, төбәкләрнең туристлык буенча җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында туристлар агымын арттыру перспективалары турында фикер алыштылар.
Чара технологик юнәлешләрнең киң спектрын колачлаячак: интеллектуаль транспорт системалары, вәзгыять үзәкләре, киберкуркынычсызлык, инновацияләр, финтех.
Чараның максаты – онлайн мәйданчыкта цифрлы технологияләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм эшләнмәләрне туплау.
Тулырак итеп KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 рәсми сайтында (https://kazandigitalweek.com/).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны чикләү чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 2 сентябрендәге 774 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында:
верандаларда һәм террасалардагы банкетларда катнашучылар санын 50 кешедән 100 кешегә кадәр арттыру; трибуналарны 25% алып 50% кадәр тутыру рөхсәт ителә.