ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Төркия Республикасына туристлык сәфәрләре башлануга бәйле рәвештә, Төркия хакимияте тарафыннан эшләнгән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны, шулай ук Россия Федерациясе территориясенә кайтучы туристлар өчен Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 июлендәге 22 номерлы карарында билгеләнгән таләпләрне үтәү зарурилыгы турында искәртеп узабыз.

Россия Федерациясенә кайтканнан соң:

Россия Федерациясенә кузгалыр алдыннан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон рәвештә «Россия Федерациясенә килүчеләрне теркәү» дигән анкетаны тутырырга кирәк (билет алганда, ләкин рейска теркәлүдән соңга калмыйча); Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән башлап өч календарь көне эчендә COVID-19 буенча ПЦР методы белән лаборатор тикшеренү узарга һәм COVID-19 буенча ПЦР методы белән лаборатор тикшеренү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, «Россия Федерациясенә килә торган кешеләр өчен яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшыру» формасын тутырып урнаштырырга; Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән соң 14 календарь көне дәвамында сәламәтлек торышы теләсә ничек начарланып киткән очракта, медицина оешмаларына бармыйча гына яшәгән (торган) урын буенча кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия халыкара туризм академиясенең Казан филиалында «Vatel» кунакханә һәм ресторан бизнесы менеджменты өлкәсендә белгечләр әзерләүнең халыкара программасы буенча диплом эшләрен яклау узды.

Эшләрне яклауга 8 чыгарылыш укучысы кертелде.  Эшләр инглиз Һәм француз телендә якланды. Диплом язу өчен студентлар Франция, Румыния, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Мальдивлар, Сингапур, АКШта стажировка узганнар.

Комиссия диплом эшләренең дәрәҗәсен югары бәяләде. Кайбер студентлар чит ил кунакханәләренә һәм халыкара класслы рестораннарга эшкә чакырылган.

Хәзерге вакытта Россия халыкара туризм академиясенең Казан филиалы Казанда «Туризм һәм кунакчыллык менеджменты» юнәлеше буенча 2020 елда аккредитация алган бердәнбер уку йорты.

Хәзерге вакытта «Vatel - РМАТ» халыкара программасы буенча яңа уку елына студентлар туплау дәвам итә.

http://kf-rmat.ru/

 


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

29 август көнне, 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Бөек Идел юлы» проекты буенча Туризм буенча федераль агентлык, Идел буе федераль округы төбәкләре һәм «ТТ-Трэвэл» федераль туроператоры арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалау тантанасы була.

Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Валерьевна Догузова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Идел буе федераль округының 5 субъектының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре: Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, Пермь краеның Туризм һәм яшьләр сәясәте агентлыгы җитәкчесе Юлия Альбертовна Ветошкина, Түбән Новгород өлкәсенең Туризм һәм халык сәнгате кәсепләрен үстерү департаменты директоры Сергей Владимирович Яковлев, Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгының Туризм департаменты җитәкчесе – министр урынбасары Артур Игоревич Аюдрашитов, Мари Иле Республикасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Александровна Батюкова катнашачак.

«Бөек Идел юлы» – 2015 елдан башлап эшләнә торган һәм географик, тарихи, мәдәни бергәлекне, милли үзенчәлекне һәм төп сәүдә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче артерия – Идел елгасына караганлыкны белдерә торган Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча төбәкара маршрутлар сериясен берләштергән төбәкара туризм маршруты. Әлеге маршрут «Бөек ефәк юлы»ның төньяктагы бер өлеше булып тора һәм 6 милләтне, миллион кешесе булган 5 шәһәрне, 7 халыкара аэропортны, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 3 объектын һәм федераль әһәмияттәге 5 курортны берләштерә. «Бөек Идел юлы» Россия һәм чит ил туристларына мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарны, шулай ук Идел буе төбәкләренең этник гореф-гадәтләрен һәм кухняларын ачарга тиеш.

               Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды белән 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән. Шулар арасында иң популяр булганнарының логистикасы:

  • Казан – Йошкар-Ола – Чабаксар;
  • Самара – Ульяновск – Казан
  • Ульяновск – Самара – Пенза
  • Түбән Новгород – Чабаксар – Йошкар-Ола – Казан – Свияжск (Зөя) – Болгар
  • Йошкар-Ола – Казан – Свияжск (Зөя) – Болгар

 

«Бөек Идел юлы» проектын гамәлгә ашыру эше Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советның 2019 елның 4 октябрендә Казан шәһәрендә узган «Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке һәм читтән килү туризмын үстерү» мәсьәләсе буенча утырышы нәтиҗәләре буенча активлашты.

Беренче чиратта, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И.А. Комаров билгеләп үткәнчә, «Бөек Идел юлы» дигән эре төбәкара туристлык проектын алга этәрү 2035 елга кадәрге чорга эчке туризмны үстерү стратегиясендә куелган 2035 елга кадәр круиз туризмы базарын 2 мәртәбә арттыру бурычын хәл итүгә зур өлеш кертәчәк, Идел елгасы бассейнында круиз туризмын яңа дәрәҗәгә чыгарырга, шулай ук туристлар агымы керү нокталарында да, тулаем алганда, проектка керәчәк төбәкләрнең территориясендә дә туристлык агымының башка төрләрен (мәдәни-танып белү, балалар, экология һәм эшлекле) комплекслы алга җибәрү рәвешендә мультипликатив нәтиҗә булдырырга ярдәм итәчәк.

         Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 40тан артык туроператор «Бөек Идел юлы» концепциясенә туры килә торган төбәкара маршрутларны гамәлгә ашыра, әмма маршрутларны алга этәрү эше үзәкләштерелгән рәвештә түгел, ә төрле исем астында  алып барыла.

2018 елда маршрут «Минем Россия 2018» балалар мәдәни-танып-белү туризмы дигән илкүләм программасына кертелде. «Минем Россия» программасы кысаларында Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 12-17 яшьлек 1485 бала килде.

2020 елда, халыкара туристлык базарында абруйлы компания булган һәм соңгы елларда эчке туризм өлкәсендә динамикалы рәвештә үсеш алган TUI туроператоры белән хезмәттәшлек итү кысаларында, «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында эшләнгән маршрутларны әлеге оператор тәкъдимнәре исемлегенә кертү турында килешүгә ирешелде.

Идел буе федераль округының 6 төбәгеннән (Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Самара өлкәсе, Пермь крае, Марий Иле Республикасы, Татарстан Республикасы) TUI компаниясе сайтында урнаштыру өчен 6 маршрут җибәрелде.

Әлеге хезмәттәшлекне үстерүдә, шул исәптән төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары мөмкинлекләреннән файдаланып та, шулай ук реклама һәм матбугат турларын оештырып, «Бөек Идел юлы» проектын алга этәрү һәм популярлаштыру буенча уртак эш башкару күздә тотыла.

 


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Кремльнең яшь экскурсовод мәктәбе тыңлаучылары үз укуларын тәмамладылар һәм Казан Кремле буенча йомгаклау экскурсиясе үткәрделәр. Чарада Дәүләт комитетының туризм индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Кремльнең яшь экскурсовод мәктәбендә 10-15 яшьлек мәктәп укучылары белем алды.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, Сергей Иванов «Күршеләргә кунакка» проекты кысаларында Мари Иле Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир итте. Шулай ук Сергей Иванов, Мари Иле Республикасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова белән дә очрашты. Очрашу барышында төбәкләрнең туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеген үзара алга таба этәрү мәсьәләләре, шулай ук «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында туристлар агымын арттыру перспективалары турында да фикер алыштылар.

Бу Сергей Ивановның Идел буе федераль округы төбәкләренә дүртенче визиты. Элегрәк туристлык потенциалы Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Удмуртия Республикасында күрсәтелгән иде. «Күршеләргә кунакка» программасы эчке туризмны популярлаштыруга һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Татарстан буенча сәяхәткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалы турында җентекләп сөйләячәк. Алга таба панель сессияләрендә көн дәвамында бизнес, хакимият вәкилләре, әйдәп баручы экспертлар «Яңа чынбарлык шартларында вакыйгалар туризмын үстерү», «Татарстан Республикасы - перспективалы MICE-дестинация», «HORECA - туризм үсешендә яңа бурычлар» кебек мәсьәләләр буенча фикер алышыначак, туристларны җәлеп итүнең яңа нокталарын формалаштыру мәсьәләләре буенча сөйләшү булачак. Һәркемне мастер-класслар һәм республиканың туристлык үзәкләре: Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-каласы буенча онлайн экскурсияләр көтә, сез Россиянең яңа шәһәре – Иннополиста булырсыз, Татарстанда иң яхшы балык тоту урынының кайда икәнлеген, кайда гольфта уйнарга һәм чәк-чәк белән өпочмакны ничек итеп дөрес әзерләргә икәнлеген белерсез.

 Бөтен дөньядан катнаша торган кешеләр трансляцияне https://100tatarstan.com/ аша бушлай карый алачак. Үзегез өчен кызыклы булган чыгышларны күрер өчен трансляцияне карауга кушылыгыз. Эш программасының шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемәсе дә булачак. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте

Оператор: ТР Инвестиция үсеше агентлыгы

Генераль партнер: Ак Барс Банк

Генераль мәгълүмат партнеры: ТАСС


21
август, 2020 ел
җомга

21 августтан башлап Россия гражданнары ел азагына кадәр бөтен ил буенча сәяхәтләр сатып ала һәм 15 000 сумга кадәр акчаны кире кайтара ала. Программа 21 августтан 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

Россиядә турлар сатып алган һәм кунакханә хезмәтләренә түләгән өчен дәүләт субсидиясен (кешбэкны) ничек алырга?

1. «МИР» түләүләр системасының Лояльлек программасында теркәлегез;

2. Программаны үткәрү чорында мирпутешествий.рф илкүләм туристлык порталына керегез һәм ел ахырына кадәр сәяхәткә чыгарга теләгән төбәкне яки юнәлешне сайлагыз;

3. Россия буйлап сәяхәт итү өчен тур пакеты яки теләсә күпме туристка 5 көннән артыграк булган отпускны үткәрергә теләгән кунакханәне сайлагыз;

4. Программаны үткәрү чорында тур пакетына яки яшәгән өчен түләүне «МИР» картасы ярдәмендә кунакханә яки туроператор сайтында тулысынча түләгез;

5. Түләү башкарылган «МИР» түләүләр системасы картасына дәүләт субсидиясе суммасын кайтарып алыгыз.

Иң еш бирелә торган сораулар белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Кремльнең «Ватан» яшь экскурсовод мәктәбе укучылары өчен лекция үткәрде. Үз лекциясендә Екатерина Барабанова республиканың туристлык тармагы һәм Дәүләт комитеты эше турында сөйләде.

Шулай ук бүген мәктәп укучылары практик дәрес – Казан Кремле буенча беренче сынау экскурсиясен дә үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы яңа коронавирус инфекциясе – COVID-19 таралуга каршы тору максатында кертелгән чикләүләрне бетерүнең 3 этабына кереште.

17 августтан төбәктә түбәндәгеләр рөхсәт ителә:

тамашачылар залында утыручылар 50% артмаган һәм тамашачылар тигез итеп таратып утыртылган очракта, театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары эше; килүчеләр саны 50% артмаган очракта, аквапарклар эше; тамашачыларга билгеләнгән урыннарны иң күбе 25% дәрәҗәсендә тәэмин итеп һәм караучыларны тигез итеп таратып утырткан очракта, тамашачылар катнашында рәсми физик культура һәм рәсми спорт чаралары уздыру. Экскурсия төркемендә кешеләр саны буенча чикләүләр, шулай ук җәмәгать урыннарында мәҗбүри перчатка киюләр бетерелде (битлек һәм ресираторлар куллану – мәҗбүри).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 15 августындагы 687 номерлы карарының тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ергей Иванов «Күршеләргә кунакка» программасы кысаларында җавап визиты белән Самара һәм Тольяттида булды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстанның туризм потенциалы турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, бер көн элек Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгының Туризм департаменты җитәкчесе Артур Абдрәшитов Татарстан Республикасындагы массакүләм мәгълүмат чараларына үз төбәге турында сөйләгән иде. «Күршеләргә кунакка» программасы Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты инициативасы белән гамәлгә кертелде һәм эчке туризмны популярлаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International