Россия Федерациясе Хөкүмәте кече бизнесны планлы тикшерүгә мораторийларны озайтты

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Кече бизнесны планлы тикшерүгә мораторий Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.11.202020 ел, № 1969 карары нигезендә 2021 ел ахырына кадәр озайтыла.

Югарыда күрсәтелгән карар эшчәнлеге әйләнә-тирә мохиткә яки кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы белән бәйле булган компанияләргә кагылмый.

2016 елдан 2018 елга кадәр гамәлдә булган беренче мораторий нәтиҗәләре буенча, планлы тикшерүләрдән 500 меңнән артык кече предприятие азат ителгән. Бу чара үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм алга таба тагын ике елга озайтылды.

Карар белән тулырак итеп «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлар базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International