Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган профильле белем бирү сменасы уза.

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Туристлык волонтерлары ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган профильле белем бирү сменасы уза. 2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Петровский бистәсенең «Регина» кунакханәсендә «Татарстан Республикасының Туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКОның еллык профильле белем бирү сменасы уза.  Быел анда Ассамблеянең 80 студент-волонтеры катнаша. Смена кысаларында студентларга туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы экспертлары лекцияләр укыячак. Волонтерлар шулай ук туризм өлкәсендә үз проектларын эшләячәк һәм аларны эксперт жюрилары каршында яклаячак. Проектларны яклау буенча фәнни комиссияне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International