Татарстан шифаханәләре Туризмда кэшбек программасының икенче этабына арадаш нәтиҗә ясаган

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе мәгълүматларына караганда, туризмда кэшбекнең икенче этабында катнашкан республика шифаханәләрендә сату дәрәҗәсе 30% арткан.

Ассоциация җитәкчесе Евгений Терентьев билгеләп үткәнчә, кэшбекның беренче этабы белән чагыштырганда, юллама сатып алына торган көннәр саны арткан. Уртача тур 10 көн тәшкил итә, ә турның уртача бәясе – ике кешегә 53 250 сум. Яңа ел бәйрәмнәренә бронь алып кую аеруча актив бара икән.

Туризмда кэшбек программасында республиканың 12 шифаханәсе, шулай ук Татарстан туроператорлары һәм отельләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International