ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән республикабыз халкын һәм кунакларын, туризм индустриясе вәкилләрен, профильле югары уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларын Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!

Быел без һөнәри бәйрәмебезне бөтен тармак өчен катлаулы вакытта билгеләп үтәбез. Әмма мин хәтта бу сынау чорының да яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр вакыты булуын телим.

Бүген Россия халкы Европа илләре буенча сәяхәтләргә альтернатива буларак Татарстанга сәяхәт итүне сайлый, ә бер тапкыр бездә булып киткән кешеләр янә килә һәм дусларын да чакыра.

Боларның барысы да чын профессионаллар — республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләре ярдәмендә мөмкин булды, алар безнең кунаклар өчен уңайлы һәм имин ял оештырырга әзер. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Мин ышанам ки, без бергә барлык сынауларны да җиңәрбез.

 Татарстанның туристлык тармагы иң катлаулы вакытта да ресурслар табарга сәләтле икәнлеген инде берничә мәртәбә исбатлады. Әйтик, быел, пандемиягә карамастан, без республикада атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» ял көне турларын башлап җибәрдек. Турлар сигез маршрутны, шул исәптән Болгар, Алабуга, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Кукмараны карарга мөмкинлек бирә. Кризиска каршы әлеге программа Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен популярлаштыру өчен оештырылды, әмма башка төбәкләрдән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итә алды.

Туризм тармагының барлык хезмәткәрләренә һөнәри уңышлар һәм яңа казанышлар өчен – бетмәс-төкәнмәс энергия, ә туристларга якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр телим. Сәяхәтләргә булган омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Татарстанда очрашканчыга кадәр!

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Бөтендөнья туризм көненә багышланган Татарстан Республикасының туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Туристлык буенча дәүләт комитеты үз һөнәри эшчәнлеген туризм белән бәйләгән һәм Татарстан Республикасының үсеше өчен хезмәт куйган кешеләрне тәбрикләде. Тантана Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның сәламләү сүзе белән башланып китте.

«Бу ел туризм тармагы өчен җитди сынау булды, әмма шуның белән бергә без кешеләрнең моңа кадәр җитәрлек игътибар бирелмәгән төбәкләргә баруын күрәбез. Республиканың туристлык тармагы катлаулы сынауны бик яхшы җиңеп чыкты дип саныйм. Сез тагын бер кат республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләренең теләсә нинди шартларда да безнең кунакларның уңайлы һәм имин ялын тәэмин итәргә әзер булуын исбатладыгыз. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә!»


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) 2020 елның 22 сентябреннән эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә грантлар алу өчен гаризалар җыя башлый.

Конкурска түбәндәгеләргә бәйле проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:

- туристлык җиһазлары, модульле кунакханәләр, туризм буенча мәгълүмат үзәкләре, прокат пунктлары, туризм буенча күрсәтү һәм күңел ачу инфраструктурасы объектлары, ял итү һәм спорт инвентаре, шулай ук сәфәр катерлары, кар чаналары, мототехника, электромобильләр, микроавтобуслар, 6 утыру урыны булган җиңел автомобильләр сатып алу;

- маркалауны, навигацияне, куркынычсызлыкны тәэмин итүне, бүлеп бирелгән ял зоналарын оештыруны да кертеп, яңа туристлык маршрутлары оештыру;

- туристлык маршрутлары буенча аудиогидлар һәм мобиль кушымталар – юл күрсәткечләре эшләү;

- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыру һәм аны җәелдерү, инклюзив туризмны үстерүгә этәргеч бирү (пандуслар, күтәрткеч җайланмалар, каршылыксыз мохит оештыру буенча яраклаштыру эшләре).

Грантның максималь суммасы – 3 000 000 сум.

Гаризалар җыю 2020 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучы гариза составында Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте югары башкарма органының грант хисабына гамәлгә ашыру күздә тотылган чарага теләктәшлек булуын раслый торган гарантия хатын тапшырырга хокуклы. Теләктәшлек хатын алу өчен мөрәҗәгать үрнәге белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» – «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин. Теләктәшлек хаты алуга мөрәҗәгатьне 2020 елның 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, кагыйдәләр һәм иң киң таралган сорауларга җаваплар конкурс сайтында урнаштырылган https://1619.tourism.gov.ru/


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенә чит ил туристлары саны арттыруны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 апрелендәге 534 номерлы карары нигезендә 2020 елның 25 сентябренә кадәр субсидия алу өчен гаризалар кабул ителүе турында искәртеп узабыз.

Заявка бирергә мөмкин булган хисап чоры: 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 4 сентябренә кадәр.

Әлеге субсидиянең үзенчәлеге – килгән туристларның минималь саны булмау.

Игътибарыгызны аеруча еш бирелә торган сорауларга һәм еш таралган кимчелекләргә юнәлтәбез:

субсидия алу өчен туроператор 2 елдан артык вакыт эчендә өзлексез рәвештә читтән кертүле туризм өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш (туроператорларның бердәм федераль реестрында булырга тиеш); карарның 8 пунктында күрсәтелгән белешмәләрнең төп нөсхәләрен 2020 елның 25 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк; хисап формасын һәм күмәк урнаштыру чарасыннан белешмә тутыруның төгәллеге (грамматика, пунктация, карарда бирелгән субсидия суммасын исәпләү, төн куну дәвамлылыгын исәпләү, раслый торган документлар исемлегенә төгәл күрсәтү).

Туризм буенча федераль агентлык белән килешү төзү тизлеген арттыру максатында, алдан ук «Электрон бюджет» программасында аккаунт һәм электрон санлы имза булуын тикшерергә киңәш итәбез.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 сентябрендәге 847 номерлы карары нигезендә, республика кунаклары һәм республика халкы балалар өчен күңел ачу үзәкләренә һәм уен бүлмәләренә йөри, биналарда 100 кадәр кеше катнашында һәм террасаларда, верандаларда 200 кадәр кеше катнашында банкетлар оештыра ала (балалар өчен уен һәм күңел ачу үзәкләрендә һәм туклану объектларында каралган нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәгән очракта).

Югарыда аталган карар нигезендә театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары, аквапарклар, стадионнар 70% кадәр тулы булырга мөмкин.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоязма режимында утырышы узды. Утырышта «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Артур Сергеевич Николаев, шулай ук Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.

 

 Комиссия утырышы барышында 2020 елның I яртыеллыгында мәнфәгатьләр каршылыгы фактларын ачыклау буенча дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы эше турындагы мәгълүматны тикшерүгә кагылышлы; 2020 елның узган чорында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы программа чараларының үтәлеше турында; 2020 елның 8 аенда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында; 2020 елның 8 аенда массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, вазыйфаи затлар эшчәнлегендәге һәм 2020 елның хисап чорында гражданнардан һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган коррупция күренешләре турындагы мәсьәләләр каралды.

Беркетмә Дәүләт комитеты сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышларының хисаплары, беркетмәләре» өстәмә битендә урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/otcheti-protokoli-zasedaniy-komissii-pri.htm


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15-16 сентябрь көннәрендә Казан федераль университетында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә туризмны үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр өчен «Туристлык һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» темасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар узды. 

         Программа Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә эшләнгән.

         Укуларда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре, музей һәм музей-тыюлыклар хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы туроператорлары катнашты.

         Программа буенча 40 кеше белем алды.          


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 18 сентябрендә, 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоязма режимында утырышы була. Комиссия утырышының көн тәртибе Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында, «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе» өстәмә битенең «Комиссия утырышларын уздыру турында алхәбәрләр» https://tourism.tatarstan.ru/anonsy-zasedaniy.htm бүлегендә урнаштырылган.

Сораулар һәм тәкъдимнәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: (843) 222-90-29 һәм электрон почта: Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проекты Татарстанның Арча районы буенча туристлык маршруты белән тулыланды.

Тур программасына Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музеена экскурсия һәм иске һәм яңа татар әкиятләренең «Могҗизалар урманы» интерактив паркы буйлап сәяхәт керә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкы һәм республика кунаклары өчен атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы эшли. Алабуга, Болгар, Кама Тамагы, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Мамадышта туристлар өчен кызыклы маршрутлар әзерләнгән. Турның бәясе бер кешегә 2200 сум тәшкил итә, бу бәягә яшәү (бер төн), туклану (иртәнге һәм ике төшке аш), ике экскурсия кертелгән. Яңа программалар Татарстанның билгесез почмакларын ачарга һәм ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән «Visit Tatarstan» сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты» МКУ белән берлектә, Россиянең 14 төбәген берләштергән «Бөек Идел юлы» уникаль проекты кысаларында «Чишмә башыннан алып елга тамагына кадәр Идел – кошлар очышы биеклегеннән» фотокүргәзмәсе фонында инстаграмда фотолар конкурсына йомгак ясады. Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды белән 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән.

Җиңүчеләр авторлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученко картиналарын һәм «Visit Tatarstan» сувенирларын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International