Made in Uzbekistan бизнес-миссиясе кысаларында Татарстан Республикасында Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында туризм һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре темасына утырыш узды.
Үзбәкстан Республикасыннан коронавирус йогышы пандемиясеннән соң эшчәнлегенең яңа стандартлары һәм юнәлешләре турында Үзбәкстан Республикасының Туризм үсеше буенча дәүләт комитетының халыкара элемтәләр һәм беркетмә идарәсе башлыгы урынбасары Феруз Додиев, гастрономия туризмы, кулинария эзләнүләренең байлыгы һәм төрлелеге турында Үзбәкстанның Гастрономия туризмы ассоциациясе рәисе Гулноза Одилова сөйләде, ә текстиль традицияләрен үстерү, мәдәни мирасны саклау турында «Үзбәкипаксано» ассоциациясе вәкиле, «Үзбәкстан» ассоциациясе вәкиле Шухрат Эргашев җиткерде. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева Үзбәкстан туристлары өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте.