Хөкүмәт туроператорларга коронавирус аркасындагы чыгымнарны каплау кагыйдәләрен ачыклаган

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин коронавируска бәйле чыгымнарны каплау өчен туроператорларга субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән.

Туристлык тармагы пандемия аркасында зыян күрүчеләр рәтендә булып чыкты, шуңа күрә Хөкүмәт аңа теләктәшлек күрсәтергә карар кылган. Бу максатларга 3,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Субсидияләр кайтарылмый торган билетлар бәясен өлешчә каплау һәм имин булмаган эпидемиологик вәзгыять булган илләрдән туристларны чыгаруга чыгымнарны компенсацияләү өчен билгеләнгән иде.

Әмма барлык операторлар да, практика күрсәткәнчә, алардан файдалана алмаган. Дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләрендә субсидия туристларны илгә чикләүләр рәсми кертелгәннән соң ике атна дәвамында алып чыккан тармак катнашучыларына гына бирелә дигән шарт бар иде. Әмма чынлыкта туроператорлар, Роспотребнадзор киңәшләре буенча, россиялеләрне чит ил курортларыннан иртәрәк кайтара башлады. Алар да субсидияләр ала алсын өчен, дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителгән.

Хәзер туроператорларга 2020 елның 24 гыйнварыннан 30 мартына кадәрге чорда теге яки бу илдә чикләүләрне рәсми кертү датасына бәйсез рәвештә туристларны кайтару чыгымнары түләнәчәк.

Имзаланган документ белән 2020 елның 25 апрелендәге 583нче номерлы Хөкүмәт карарына үзгәрешләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International