«Иң яхшы туристлык-мәгълүмат үзәге» Бөтенроссия бәйгесе 2017 нче елдан башлап уздырыла. Ул, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм туристлык-мәгълүмат үзәкләре эшчәнлеген алга этәрү максатында, туристлык-мәгълүмат эшен комплекслы бәяләү нәтиҗәләреннән чыгып бирелә торган тармак бүләге булып тора.
2022 елның 16 февралендә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча декларация компаниясе кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты коллектив өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү һәм белешмәләр тутыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
2022 елның 1-2 апрелендә Екатеринбургтагы Б.Н. Ельцинның Президент үзәге мәйданчыгында ҖӘЙ-2022 халыкара туристлык күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне Россия туристлык индустриясе берлеге, Свердловск өлкәсе Инвестицияләр һәм үсеш министрлыгы, Екатеринбург шәһәре администрациясе, Урал туристлык берләшмәсе рәсми рәвештә хуплый һәм ул Россиядә иң эре төбәк туристлык күргәзмәсе дип таныла.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән 2022 елның 12 гыйнварында «Safe Travels. Чикләрсез дөнья» дип аталган халыкара куркынычсыз сәяхәтләр программасының «Конференц-үзәкләр, очрашу һәм чаралар үткәрү урыннары» категориясендә рәсми катнашучы буларак билгеләнде.
World Travel&Tourism Council (WTTC) сәяхәтләр һәм туристлык буенча бөтендөнья советы 2020 елда пандемиягә бәйле рәвештә, сәяхәтләр куркынычсызлыгы өлкәсендә беренче глобаль тәкъдим белән чыкты. Ул туристлык индустриясен торгызу өчен бердәм стандартлар һәм санитария-гигиена кагыйдәләренең гамәлгә ашырылуы турында иде.
Беркетмәләр һәм стандартлар эшләү сәяхәтләр һәм туристлык өлкәсендә беренче унлыкка кертелгән тармак белгечләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә оештырылды, аңа конференц-үзәкләр һәм MICE кертелде.
Турист өчен «Safe Travels» билгесе куркынычсызлык гарантиясен һәм оешманың сәяхәт куркынычсызлыгы буенча бердәм халыкара стандартларны үтәвен аңлата.
«Казан Экспо» WTTC инициативасын хуплый һәм әлеге гарантияләрне тәэмин итүдә берләшмәнең төп катнашучыларыннан берсе булуына шат. Программада катнашу һәм туристлык, кунакчыллык өлкәсендә халыкара сертификатка ия булу Татарстан Республикасында чит ил кунаклары санын арттырырга ярдәм итәчәк.
2022 елның 5-10 мартында Бәһрәйндә «GCC-Россия: якыная барабыз» дип исемләнгән роуд-шоу узачак. Татарстан Республикасы туристлык тармагының кызыксынган вәкилләрен, чит ил партнерларына онлайн-форматта хезмәт күрсәтү тәртибен тәкъдим итү өчен, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе составында катнашырга чакырабыз.
Роуд-шоуны Россия туристлык индустриясе берлеге «Свой ТС» туристлык операторы һәм «Gulf Air» авиация компаниясенә караган «Profi.Travel» медиахолдингы белән берлектә оештыра. Роуд-шоу программасы Бәһрәйн һәм Согуд Гарәбстаны туристлык операторлары һәм туристлык агентлыклары вәкилләре өчен Россиянең туристлык потенциалын тәкъдим итүне, шулай ук воркшоп һәм B2B форматындагы очрашулар үткәрүне күздә тота.
Катнашу шартларын «Свой ТС» компаниясендә ачыкларга була:
Алинә Павлова
+79384700747
a.pavlova@svoy-hotel.ru
Тамара Кондратьева
+79384700737
t.kondratyeva@svoy-hotel.ru
Хәзерге вакытта 2019 елның сентябрендә расланган документ «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатчан индикаторларына туры килә. 2035 елга Стратегиянең яңа максатлары дип түбәндәгеләр билгеләнгән:
- туристлык сәфәрләрнең санын өч тапкыр арттыру;
- чит ил кешеләренең Россиягә килүен сигез тапкыр арттыру;
- классификацияләнгән кунакханәләрдәге номерлар санын 755 тән 948 меңгә җиткерә;
- туристлык индустриясе хезмәткәрләренең уртача санын 1,66 дан 4,96 миллион кешегә кадәр арттыру.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында вакантлы вазыйфаларны биләүгә документлар кабул итү дәвам иттерелә:
финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлегенең әйдәп баручы белгече https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/72ff3f82-057d-ec11-afec-0a94ef943a49
финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлеге җитәкчесе https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/db52226e-097d-ec11-afec-0a94ef943a49
«Туристлык индустриясен үстерү» бүлеге вазыйфалары төркемен әйдәп баручы https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/0b517d44-0f7d-ec11-afec-0a94ef943a49
Бәйгедә катнашу өчен документлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00 сәгатьләрдә) 2022 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр кабул ителә.
Бәйге 2022 елның 2 мартында үтәр дип көтелә.
Тест узу өчен Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 йортка, Дәүләт комитетының бәйге комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә үтү өчен Казан шәһәре М. Горький урамы, 19 йортка килергә кирәк.
Документлар кәгазьдә чыганакларда да, электрон рәвештә дә кабул ителә. Документларны электрон рәвештә тапшыру «Дәүләт хезмәте һәм идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша гына башкарыла ала: https://gossluzhba.gov.ru
Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«100DAL» спиртлы эчемлекләр йортында «Татспиртпром» АҖ җитештерә торган алкогольле продукциянең тулы ассортименты тәкъдим ителә: фирма аракылары, ачы һәм баллы эчемлекләр, үләннәрдән ясалган табигый бальзамнар, аперитивлар, коньяк эчемлекләре, коньяклар, виноград шәраблары, шәраб эчемлекләре һәм башкалар. Шулай ук монда «PERNOD RICARD ROUSS» компаниясенең алкоголь продукциясе дә бар.
«100DAL» эчемлекләр йорты җирле җитештерүчеләргә ярдәм итә, кибет киштәләрендә фермер хуҗалыклары продукциясе, азык-төлек продуктлары һәм башка төрле товарлар да тәкъдим ителә.
Продукция дегустациясенә заказ бирергә, теге яки бу алкоголь эчемлекләрнең ничек җитештерелүе, республика территориясендә аларның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат та алырга, җитештерүче заводының макетын күрергә дә мөмкин. Экскурсия вакытында кунаклар өчен милли стильдәге җылы кием тәкъдим ителә.
«100DAL» спиртлы эчемлекләр йорты Казан шәһәренең туристлык маршрутларына кертелгән.
Пушкин урамы, 23 йорт, 10:00-22:00
Тел.: + 7 (966) 240-50-58
Instagram: 100_dal
2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «2021 елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә (2 миллионнан алып 4 миллионга кадәр пассажир категориясендә) «Россиянең һава капкалары» VIII Милли премиясенә ия була.
Бүләкләү тантанасы 9 февральдә Мәскәүдә NAIS-2022 гражданнар авиациясе инфраструктурасының милли күргәзмәсе кысаларында уза.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!!!
Россия Федерациясе Хөкүмәте пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында җитди кыенлыкларга юлыккан туристлык тармагына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 2022 елда туристлык операторларына Россия эчендәге чартер рейсларын оештыруга субсидияләр биреләчәк. Карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
Эчке маршрутларда эшләүче компанияләргә федераль субсидияләр бирү тәҗрибәсе 2021 елдан башланып китте. Әлеге акчалар ярдәмендә алар ил эчендә пакет турлары буенча рейслар оештыруга тотылган чыгымнарның 50% ка кадәр өлешен кире кайтара алган. Хәзер мондый ярдәм чарасы ел саен булачак һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.
2022 елда субсидияләр өчен 1,2 млрд.сум акча бүленеп биреләчәк.
«Россия шәһәрләренә оештырыла торган пакетлы турларга бәяләр арзанрак булачак һәм безнең гражданнар ил буйлап сәяхәт итү өчен мондый мөмкинлекләрдән файдаланыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үткән Михаил Мишустин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябрендә Федераль туризм агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән TUI Россия туристлык операторы Мәскәүдән Казанга чартер рейслары чылбырын оештырган иде. Чылбыр 13 сентябрьдә башланып, 31 декабрьгә кадәр яңа ел программасы белән дәвам итте.
2022 елның апрелендә Санкт-Петербург-Казан-Санкт-Петербург чартер рейсларын тоташтырып, программаны дәвам итү көтелә.