11 апрельдә Сергей Иванов Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышын үткәрде.
Утырышта Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләре берләшмәсе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Ресторан һәм кунакханә хуҗалары берләшмәсе, «Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе» берләшмәсе, республиканың транспорт компанияләре һәм туристлык операторлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында туристлык базарының төп уенчылары белән 2022 елда туристларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук республиканың туристлык индустриясендәге бәяләр мониторингы турында да сөйләштеләр.