Татарстан һәм Чувашия башкалаларын тоташтыручы елга маршруты буенча «Валдай 45Р» теплоходлары йөрер дип планлаштырыла. Чебоксарга рейслар көн саен оештырылачак.
Казан белән Чебоксар арасында «Валдай 45Р» теплоходлары ярдәмендә елга маршрутын эшләтеп җибәрү турында узган ел билгеле булды. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын әзерләү эшләре тәмамланып килә.
РФ транспорт министры Виталий Савельев билгеләп үткәнчә, быел эчке су транспорты ярдәмендә пассажирлар йөртүнең барлык төп туристлык юнәлешләрен дә саклап калу планлаштырыла. Аерым алганда, Түбән Новгородтан Казанга ике көннән алып биш көнгә кадәр сузылган турлар булдыру көтелә, дип хәбәр итә Россия хөкүмәте матбугат хезмәте.
«Валдай 45Р» теплоходы 75 км/сәг тизлек белән йөри һәм ул 550 километр йөрү запасына ия. Судно тулы сулы елгаларда ерак маршрутлар өчен билгеләнгән. Суднога 45 пассажир һәм ике экипаж әгъзасы сыя.