ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты туристлык берлеге вәкилләре өчен «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORТ» күпфункцияле кунакханә комплексына мәгълүмати-реклама рәвешендә тур оештырды. Чарада катнашучыларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина сәламләде һәм болай дип мөрәҗәгать итте: «Бүгенге көндә «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексы көтеп алынган профессиональ кунакханә объектларының берсе булып санала. Татарстан Республикасы кунакханә эшкуарлыгы объектлары яссылыгында, туристлык өлкәсендәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» дип аталган тагын бер «бриллиант» барлыкка килде». Гөлнара Сафина реклама турларын оештыру тәҗрибәсенең кунакханәләр һәм туристлык берлеге вәкилләре арасындагы хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә ярдәм итүен дә билгеләп үтте. Киләчәктә ул моның туристлар агымы артуына китерәчәген дә искәртте.