2021 елның 8 ноябреннән 19 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында «Телепутешествия» каналының («Первый ТВЧ» телекомпаниясе) «Шесть чувств» тапшыруы төшерелде.
«Шесть чувств» тапшыруы тамашачыларга Россиянең күпмилләтле халкының күпсанлы мәдәни традицияләре турында сөйли, илебезнең төбәкләре буйлап сәяхәтләр күрсәтә һәм һәрберсенең туристлык потенциалын кешенең алты төрле хис органы аша ача: моңа тәм, тигезлек, күрү, капшап сизү, ишетү, ис сизү органнары керә.
Татарстанда кино төшерү төркеме борынгы «Әл-Мәрҗани» мәчете, Иске Татар бистәсе, Бөек Болгар, Юрьев мәгарәсе һәм Кама Тамагы районындагы Лобач тавы кебек урыннарда булды. Тапшыру җирле халык һәм төбәкнең мәдәният һәм гореф-гадәтләрен гомуми планда чагылдырганлыктан, анда «Туган авылым» милли комплексында төшерелгән өлешләр дә кертелде. Алып баручылар татар мунчасына керүгә бәйле гореф-гадәтләр, «Чәк-чәк музее», шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм чыгышлары турында сөйләде.
Татарстан буенча төшерелгән «Шесть чувств» тапшыруының чыгарылышын «Телепутешествия» каналында 2022 елның 13, 14 һәм 16 апрель көннәрендә карый аласыз.