«Туризм. Спорт. Актив ял» дип аталган 26 нчы халыкара махсус күргәзмә

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2022 елның 8 һәм 9 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буендагы туризм һәм спорт тармагының төп чараларыннан берсе  «Туризм. Спорт. Актив ял» дип аталган 26 нчы халыкара махсус күргәзмә узачак.
Бу – Россиянең төрле почмакаларыннан җыелган туристлык ндустриясе вәкилләренең очрашу урыны. Алар ел саен Казанга үзләренең туристлык потенциалын тәкъдир итү, В2В базарында һәм халыкның киң катламнары арасында яңа юнәлешләр һәм маршрутларны популярлаштыру максатыннан килә.
Узган елдагы кебек үк, «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе эчке туризм флагы белән узачак, анда төбәкләр актив рәвештә үзләренең туристлык продуктларын тәкъдим итә, инфраструктура һәм яңа туристлык продуктларын үстерү юнәлешләрен күрсәтә. «Туристлык кэшбэгы» программасы Россия халкының эчке туризм белән кызыксынуын аеруча көчәйтте.
«Туризм. Спорт. Актив ял» акциясендә Россиянең 9 шәһәреннән һәм төбәгеннән 31 компания катнашачак. Алтай крае, Ленинград өлкәсе һәм Ставрополь краеның коллектив стендлары төп экспозицияләр буларак катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International