Россия буенча кешбэклы юлламалар сату программасы 15 апрельгә кадәр озайтылачак, дип хәбәр итте пәнҗешәмбе көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин.
«Юллама бәясенең бер өлешен кире кайтару программасы бик тиз популярлашты. Аннан 1,5 миллионнан артык кеше файдаланган инде. Программада катнашырга теләүчеләр элеккечә үк бик күп. Хөкүмәт аны 15 апрельгә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте. Шуңа күрә тагын миллион ярымнан да ким булмаган турист юллама сатып ала һәм Россиянең теләсә кайсы урынында ял итә алачак», — диде ул, хөкүмәтнең Дәүләт Думасы каршында еллык хисап белән чыгыш ясаганда.
Сорауларга җавап бирү барышында, Мишустин, кешбэк программасына хөкүмәт 2 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк, дип өстәде. Өстәмә рәвештә моннан тагын бер миллион кеше файдалана алачак.
Федераль туризм агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия буенча кешбэклы турларны түбән бяәдән сатуның әлеге этабы 9 апрельгә каршы төндә төгәлләнәчәк.
Моннан тыш, Мишустин туристлык тармагына ярдәм итү юнәлешендә 24 февральдән соң хөкүмәт кабул иткән чаралар турында да искә төшерде. Моңа отельерлар өчен өстәмә хак салымын бетерү, эшкуарлар өчен 5% ставкалы ташламалы кредитлар бирү, шулай ук капиталь булмаган урнаштыру объектларын төзүгә грантлар тәкъдим итү чаралары керә.
«Берничә йөз эшкуар мондый проектлар өчен бер миллиард сумнан артык акча алды», - дип өстәде ул.