Казанда Алтай краеның туристлык потенциалын тәкъдим иттеләр

2022 елның 8 апреле, җомга

Бүген Казан ярминкәсендә Алтай краеның туристлык программаларын һәм кунакчыллык индустриясе хезмәтен тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга җибәрү бүлеге җитәкчесе Виктория Спиридонова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Алтай краена рәхим итегез» дип аталган презентация кысаларында, төбәктәге туристлык тармагының әйдәп баручы 10 оешмасы туристлык программалары һәм хезмәтләре, авторлык һәм экскурсия маршрутлары, сәламәтләндерү, дәвалау һәм катнаш турлар турында мәгълүмат тәкъдим итте.  Алтайның кунакчыллык индустриясе мөмкинлекләрен туристлык операторлары һәм шифаханәләр, популяр туристлык объектлары һәм Алтай өлкәсендәге истәлекле урыннар күрсәтәчәк. Очрашу программасын «Борынгы Алтай әкиятләре» дип аталган кечкенә күләмле спектакль һәм Алтайның танылган продуктларыннан – бал һәм сыр, кедр чикләвеге һәм бал прәннекләреннән торган дегустация күргәзмәсе бизәр дип көтелә..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International