12-13 август көннәрендә «Кара пулат» операсын карау өчен Бөек Болгарга «Open air» форматындагы үзенчәлекле экскурсия сәяхәтенә чакырабыз. Ул Борынгы Болгар тарихи декорациясе интерьерында һәм Кара пулатның үзендә узачак. Моны кулдан ычкындырмагыз!
Ике экскурсия программасы тәкъдим ителә.
Беренче программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Казан-Болгар – Казан трансферы
«Бөек Болгар» урта гасырлар өрәше фестивалендә «Кара пулат» операсын карау мөмкинлеге.
Турның бәясе 1000 сум.
Икенче программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Казан-Болгар - Казан трансферы,
Болгар музей-тыюлыгы буенча экскурсия - XIII-XIV гасырдагы архитектура һәйкәлләре сакланып калган борынгы Болгар шәһәре, XIV гасырдагы мавзолейлар комплексы һәм «Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе». Сез дөньядагы иң зур басма Коръәнне (500 кг) күрә алачаксыз, ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Шулай ук урта гасырлардагы болгар медицинасы белән танышырбыз, «Табиб йорты» музеенда булырбыз.
«Кара пулат» операсын карау.
Турның бәясе 1300 сум.
Билетларны Казанның Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтыннан https://kazantravel.ru
һәм билетлар операторыннан https://kzn.kassir.ru/ сатып алырга мөмкин.
Композитор Эльмира Низамованың «Кара пулат» операсы кабаттан тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәрне кире кайтару Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән бәйле. 2015 елда опера Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды ярдәме белән куелган иде. 18-22 май көннәрендә әлеге опера Тинчурин театрында аншлаг белән узды
Туристлык буенча федераль агентлык «Туристлык өлкәсендә идарә итүне камилләштерү» федераль проекты кысаларындагы Россия Федерациясендәге туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү һәм индустрия хезмәткәрләренең компетенцияләрен һәм күнекмәләрен арттыру өлешендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында хәбәр итә.
Эшнең беренче этабы кысаларында түбәндәге программалар эшләнгән һәм алар һәркем өчен ачык:
Сергей Иванов Казан шәһәрендәге төп туристлык маршрутларының еш кабатлана торган проблемалары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Казан шәһәренең Туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Казан Шәһәр думасы депутаты Рамил Хәкимов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Прытков, Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марсель Әхмәтҗанов, Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетының карап тоту һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе урынбасары Ленар Алиев, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Надежда Ибраһимова, «Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин, 1 нче категорияле экскурсовод Раушания Миңнуллина катнашты.
2022 елның 13-14 август көннәрендә Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәшенең 8 нче фестивале узачак.
Музей уңайлы инфраструктурага ия – анда 10 000 артык машина сыйдырырлык 4 машина кую урыны бар. Фестивальгә автобусларда, шәхси автотранспортта һәм елга транспортында барып җитәргә мөмкин. Фестиваль вакытында машина кую урыннарыннан һәм елга портыннан музей электрокарлары һәм автобуслар йөрер дип көтелә.
Сез ІХ-XV гасырлардагы ата-бабаларыбызның тормыш һәм көнкүреше мөхитенә чума алачаксыз. Фестиваль мәйданчыгында Алтын Урда, Рус һәм Европа сугышчыларының мавыктыргыч көрәшләрен күрү мөмкин булачак. Фестиваль барган көннәрдә төрле мәйданчыкларда рыцарьлар көрәше, җәядән ук ату һәм ат чабышы турнирлары, шулай ук массакүләм көрәшләр – бугуртлар узачак. Сәхнәдән заманча эшкәртелгән урта гасыр музыкасы яңгыраячак. Сезне төркем һәм башкаручыларның күптөрлелеге шаккатырачак.
2022 елның 5, 6, 7 август көннәрендә Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.
Традиция буенча, чара Алабуга шәһәренең Шишкин буалары янындагы тыюлык өлеше, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнар территориясендә узачак.
Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан ясалган эшләнмәләр, агачка бизәк төшереп эшләнгән әйберләр, керамика, гжель, тирене нәфисләп эшкәртү, калдык материаллардан тегелгән эшләнмәләр һәм курчаклар, нәкышь эшләнмәләр, граверлау, металлга бизәк төшерү, металлдан эшләнгән челтәрләр, мунчаладан, пыяладан, талдан ясалган эшләнмәләр һәм башкалар булачак. Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективларның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булып торачак.
Ярминкә кысаларында, «Алабуга шәһәре һөнәрчеләре ишегалды» проекты, «Илһам» авторлык җырлары фестивале һәм ыруглык җирләре фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге», авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.
2021 елгы Спас ярминкәсе мең ярымга якын катнашучыны һәм 170 меңгә якын кешене үзенә җыйган иде.
Көзге-кышкы чорга авиакомпания маршрут программасын Татарстан Республикасы башкаласыннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецк якларына таба турыдан-туры оча торган рейслар белән тулыландыра.
Сергей Иванов Казан епархиясе музеен ачу тантанасында катнашты. Чара Казан митрополиясе оешуга 10 ел һәм Казанның Мәрьям ана иконасы иңүгә 443 ел тулуга багышлана. Музейны ачу тантанасы Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендә узды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртүенчә, чикләүләрнең күп өлеше юкка чыгарылуга һәм яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кискен арту күренеше күзәтелмәүгә карамастан, COVID-19 авыруының җәйге чорда да таралу куркынычы саклана.
Шуңа бәйле рәвештә, гади саклык чаралары турында онытмаска киңәш итәбез. Бу чаралар сезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга башка респиратор авырулар, шул исәптән, грипп эләктерү куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.
4 көн эчендә фестивальгә 42 000 тирәсе кеше килде. Якынча 22 000 кеше турыдан-туры трансляцияләрне карады. Дүрт концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 200гә якын музыкант катнашты. Танылган башкаручылар белән беррәттән, сәхнәгә Мәскәү, Екатеринбург һәм Алтай Республикаларыннан яшь музыкантлар да чыкты, ә җиде яшьлек скрипкачы Лука Морозов иң кечкенә катнашучы булып санала, ул күршедәге Чаллы шәһәреннән килгән иде.