«Туган авылым» 2022-2023 елның көз-кыш сезонына яңа программалар тәкъдим итте

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген «Туган авылым» Милли комплексы Татарстан башкаласы кунаклары өчен интерактив тамашалар, мастер-класслар, театральләштерелгән һәм башка кызыклы чараларны үз эченә алган күңел ачу программаларын тәкъдим итте. Туристларны Татарстан мәдәниятенә онытылмаслык чуму көтә – яңа кулинария бүлмәсендә милли камыр ризыклары әзерләүдән алып түбәтәйләрне үз куллары белән бизәүгә кадәр. Моннан тыш, «Туган авылым» да фотозоннар һәм Казан кунакларына «Туган авылым тәме» һәм «KAZAN» кебек таныш программалар эшләячәк, алар Татарстан халкының мәдәни зәвыгын һәм көнкүреш үзенчәлекләрен чагылдырачак.

Презентациядә ТР Туризм буенча дәүләт комитетының Туризмны үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Кайманова, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм җирле туристик компанияләр вәкилләре катнашты. Презентациядә катнашучылар «Яңа ел Сабантуе» бәйрәм программасы геройлары белән шәхсән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International