Бүген Сергей Иванов «Россия Федерациясендә туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү турында» беренче парламент тыңлауларында чыгыш ясаячак

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Сергей Иванов «Россия Федерациясендә туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү турында» беренче парламент тыңлауларында чыгыш ясаячак. Аны Дәүләт Думасының Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты үткәрә.

Россия Федерациясендә туристлыкны үстерү максатларында әле бер ел элек үк «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты һәм аңа туры килә торган дәүләт программасы кабул ителде. Илкүләм проект өч федераль проекттан тора: «Туристлык хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру», «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү».

Федераль проект нигезендә 2024 елга туристлык өлкәсенә 2,9 млн квалификацияле белгеч җәлеп ителергә тиеш. Әмма туристлыкны үстерү темплары квалификацияле кадрлар һәм линия персоналы җитмәүне күрсәтә.

Моңа бәйле рәвештә Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты тарафыннан Дәүләт Думасы мәйданчыгында министрлыклар һәм ведомстволар, бизнес, югары уку йортлары, фәнни мохит һәм экспертлар җәмгыяте вәкилләре катнашында туристлык тармагын кадрлар белән тутыру өчен җаваплы вәкилләр катнашында парламент тыңлауларын үткәрү тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International