Дәүләт комитетында Бөтендөнья туристлык көне уңаеннан Татарстан Республикасының туристлык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады: «Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Безнең төп бурыч – Татарстан кунакларының туристлык өлкәсенә карата кызыксыну дәрәҗәсен саклап калу, аларга уңайлы һәм күңелле сәяхәт тәэмин итү. Без аны лаеклы итеп башкарырга сәләтле! Бүген без һөнәри эшчәнлеген туристлык белән бәйләүчеләрне һәм Татарстан Республикасы үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт куючыларны хөрмәтлибез». Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел очрашу Туристлык буенча дәүләт комитетының яңа, реставрацияләнгән залында уза, ул шәһәрнең тарихи өлешендәге иң матур биналарның берсе — сәүдәгәр Чукашев йортында урнашкан.

Очрашу барышында Дәүләт комитеты рәисе хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International