Бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.В. Прокофьев җитәкчелегендәге башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар милли проект чараларын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар. С. Е.Иванов хәбәр иткәнчә, 2023 елда республика федераль бюджеттан Иске Татар бистәсе һәм Алабуга шәһәре үзәгенең туристлык кодын проектлаштыру, вакыйгалар чараларын, шул исәптән музыка фестивален һәм Казан шәһәрендә яңа медиа-«СоТворение» фестивален уздыруга ярдәм итү һәм аны үткәрү өчен 561,4 млн сум акча алачак.