Татарстанга Russian Traveler Awards 2024 илкүләм туристлык премиясендә ярдәм итегез

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Russian Traveler Awards басмасының илкүләм туристлык премиясе сайтында илебезнең туристлык мөмкинлекләренә багышланган һәм илебез туризмын һәм кунакчыллык индустриясен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган онлайн-тавыш бирү гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасыннан премиядә  Сamelrussia дөяләр питомнигы катнаша.

Russian Traveler Awards басмасының илкүләм туристлык премиясе 2024 елның 1 апрелендә игълан ителде һәм әлегә кадәр дәвам итә. 

Татарстан Республикасыннан «Агротуризм» номинациясендә премиягә туризм өлкәсендә дә хезмәт күрсәтүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә багышланган проект – Сamelrussia – Бөек Болгардан ерак түгел, борынгы Өчкүл авылында урнашкан дөя питомнигы тәкъдим ителгән.

Дөяләр питомнигы Европа стилендәге экологик ферма булып тора, анда ачык һавада музей-парк һәм килүчеләр өчен уңайлы ял итү зонасы бар. Кунаклар хайваннарның яшәү рәвеше һәм үз-үзләрен тотышы, шулай ук болгарларның нечкә дөя йоны җитештерү традициясе турында җентекләбрәк белә алалар. Ферма территориясендәге кибеттә килүчеләр бу уникаль йоннан җылы әйберләр сатып ала алалар.
ч
31 октябрьгә кадәр үз тавышыңны бирергә һәм Татарстан Республикасыннан номинантны хупларга мөмкин, әлеге  сылтама буенча: https://awards.rtraveler.ru/nominations/agroturizm/. Бер аккаунттан берничә тапкыр тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International