Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән блогерлар Татарстанда туризм мөмкинлекләрен тикшерде

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Air Arabia авиакомпаниясе белән берлектә БГӘ блогерлары өчен 1 миллионнан артык язылучы аудиториясе белән Татарстан Республикасында реклама-мәгълүмат туры уздыра. Блог-турның максаты – Татарстан Республикасына дустанә чит илләрдән, аерым алганда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туристлар агымын җәлеп итү.

Кунаклар шәһәр белән Казан Кремлен, Бауман урамын, Иске Татар бистәсе кебек төп туристлык урыннарын карап таныша башладылар. Блогерларга милли татар ризыкларын колоритлы комплекста тәкъдим иттеләр, алар анда шулай ук үткәндәге костюмнарны да киеп карый алдылар.
Татарстан буенча сәяхәтләрен кунаклар тарих өчен әһәмиятле урынга – Зөя утрау-шәһәрлегенә сәяхәт белән дәвам иттеләр, юлда республиканың уникаль урынына, Барлык диннәр храмына тукталдылар. Бигрәк тә блогерлар Татарстанда табигатьнең матурлыгын һәм ял итүнең төрле: саф һавада барбекю, шәһәр читендәге паркта альпаклар белән танышу, махсус билгеләнгән комплекста балык тоту, шәһәр читендәге клубта ял итү кебек вариантларын үзләре сынап карый алдылар.

Исегезгә төшерәбез, өстенлекле чит ил базарларында алга бару «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының туристлык хезмәтләре экспортын арттыру максатларына ирешү өчен Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International