БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын уздыруга әзерлек кысаларында Казанда Татарстан Республикасы башкаласы кунакханәләренең номерлар фондын яңарту буенча чаралар узды. Югары дәрәҗәле кунакларны кабул итү өчен 21 кунакханәдә югары категорияле номерлар фонды әзерләнде.
БРИКС саммиты вакытында клиент төркемнәрен урнаштыру өчен Казан шәһәренең 6 616 номерлы 58 кунакханәсен эшкә җигү планлаштырыла. Номерлар фондын яңарту эшләре башланыр алдыннан президент номерлары шәһәрнең 8 кунакханәсендә генә булган, әзерлек барышында мондый номерлар тагын 14ендә җиһазландырылган.
Хәзерге вакытта югары категорияле номер фонды 21 кунакханәдә бар: LUCIANO 5*, Korston Royal 5*, Kazan Palace by TASIGO 5*, «Мираж» 5*, RELITA-KAZAN 4*, «Ривьера» 4*, «Шаляпин Палас Отель» 4*, «Джузеппе» 4*, Courtyard by Marriott Kazan Kremlin 4*, Cosmos Kazan Hotel, DoubleTree by Hilton Kazan City Center 4*, Suleiman Palace Hotel 4*, «Хаял» 4*, «Рамада Казань Сити Центр», «Биляр Палас Отеле» 4*, «Ногай» 4*, «Гранд Отель Казань» 4*, «Новинка» 3*, Mano 3*, «Кристалл» 3*. Люкс категориясендәге өстәмә номерлар «Регина» кунакханә комплекслары челтәрендәге кунакханәләрнең берсендә (Петербург ур., 11) булдырылган.
Президент номерлары кунак бүлмәсе, кабинет, йокы бүлмәсе һәм кухнядан тора. Мондый номерларның мәйданы кунакханәгә карап – 100 дән 250 кв.м кадәр. Шулай ук кунакханәләрдә чит ил делегациясе башлыгын озатып йөрүче югары дәрәҗәле кунакларны урнаштыру өчен 5-15 люкс бар.
Кунакханәләр хезмәткәрләре чит ил гражданнарын кабул итәргә әзер: һәркайсында инглиз телле персонал бар, ә 20 кунакханәдә персонал башка чит телләрне дә белә.
Татарстан Республикасында номерлар фондын арттыру һәм кунакханәләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өстендә эшләү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты бурычларына туры килә. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә: «Илкүләм проектның төп бурычларыннан берсе – туристлык хезмәтләре экспортын арттыру. Без камилләштерелгән инфраструктурага Россия кунаклары арасында гына түгел, ә чит ил кунаклары арасында да ихтыяҗ булачагын аңлыйбыз. Туристларның аеруча зур үсеше Фарсы култыгы илләре, Азия илләре арасында күзәтелә. Аларның ихтыяҗларына караганда, алар, беренче чиратта, югары категория номерларына йөз тоталар.».