Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Казанда оештырылган туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә Россиянең 23 төбәгеннән командаларны укыту тәмамлана.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» программасы буенча һөнәри әзерлек курсын узуда Россиянең 23 төбәгеннән командалар катнашты: Дагыстан Республикасы, Бурятия Республикасы, Хакасия Республикасы, Калмыкия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуашстан Республикасы, Мари Эл Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Тула өлкәсе, Владимир өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Калининград өлкәсе, Белгород өлкәсе, Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Курск өлкәсе, Ставрополь крае.
Укыту процессында командаларга алты белем бирү модулен узарга кирәк иде. Ел дәвамында остазлар һәм укытучылар җитәкчелегендә төркемнәр мөмкин булган территорияләрне анализладылар һәм киләчәк проектны тормышка ашыру өчен үзләре өчен яраклысын сайладылар, аларны үстерү буенча бизнес-план эшләделәр һәм финанс модельләрен төзеделәр, туристлык инфраструктурасын эшләтеп җибәрү процессын һәм территория белән идарә итү моделен уйладылар.
Укулар ел дәвамында көндезге-читтән торып, заманча цифрлы технологияләр кулланып үткәрелде. Хәзер командаларга сайланган туристлык территорияләрен үстерү проектын эшләргә һәм аны комиссиягә тәкъдир итәргә кирәк булачак.
Проектларны яклау һәм дипломнар тапшыру тантанасы ноябрь ахырына планлаштырылган.
Командаларга укуларын уңышлы тәмамлауларын телибез!
Фото: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты