ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристик һәм иганәчелек потенциалы 10-12 май көннәрендә Казанда уздырылучы "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" дип исемләнгән X Халыкара икътисад саммитында тәкъдим ителде. Visit Tatarstan стендында Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан Кремле һәм башка төп туристик тарихи урыннар күрсәтелгән иде. Шулай ук, стенд кунаклары "Пять ветров" иганачелек проекты белән танышып китә ала. 

 


8
май, 2018 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында "тәэмин итүче белгечләр" өлкән вазыйфалар категориясе буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең исәп-хисап һәм дәүләт заказы бүлегенә 1 разрядлы белгеч вазыйфасына бәйге игълан ителде. 

 


7
май, 2018 ел
дүшәмбе
2018 елның 21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары. 
 Бәйрәм матур костюмлаштырылган, "Ак тавык шоуы" дип исемләнгән парад-карнавал белән ачылып китәчәк. Анда фестиваль уеннарының катнашучылары һәм гадәти булмаган костюмнарга киенгән гүзәлләр - "Мисс Скорлупино" матурлык һәм креативлык бәйгесендә җиңүгә омтылучылар узачак. 
Театрләштерелгән риваять аша фестиваль кунаклары йомыркада яшерелгән серле көч турында беләчәкләр. Бу көч төп геройларга Джонголс исемле усал дию пәриен җиңәргә һәм Скорлупино утарын Мишә елгасы ярында барлыкка китерергә ярдәм итә. 
   

4
май, 2018 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 73 еллыгын бәйрәм итү уӊаеннан Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Бөек Ватан сугышы ветераннары сорауларына җавап бирү өчен «Кайнар линия» телефоннары эше оештырылды.

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы беренче май бәйрәмендә сәяхәт итү өчен иӊ популяр шәһәр һәм курортларны билгеләде.


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

27 апрельдә Бауман урамы 49/10 йортында, шәһәрнең иң үзәгендә яңа Казан Туристик-мәгълүмат үзәге рәсми ачылышы узды.

Яңа офис Visit Tatarstan бренды буенча бизәлгән һәм туристик брендның иң алдынгы кибете б


27
апрель, 2018 ел
җомга

27 нче апрельдә, 11:00 сәгатьтә Бауман урамы 49/10 йортында, шәһәрнеӊ иң үзәгендә Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ яӊа офисыныӊ рәсми ачылышы тантанасы узды. Яӊа офис шәһәрнеӊ иӊ төп туристлык урамында урнашкан.

Казан шәһәре Бауман урамында урнашкан Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ техник ачылышы 20 нче апрельдә узды һәм инде Үзәк эшенеӊ беренче 5 көнендә үк анда Россия һәм чит илдән 250 турист булды – бу күрсәткеч, узган ел шул ук вакыт аралыгындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 30% ка зуррак. Узган ел Туристик-мәгълүмат үзәге офисы Кремль урамында урнашкан иде.


20
апрель, 2018 ел
җомга

30 нчы апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-чәк» гастрономик фестивале узачак.

Иӊ баллы «Чәк-чәк» фестивале – Болгар музей-тыюлыгында туристлык сезоныныӊ рәсми ачылышы уңаеннан оештырылган һәм өлкәнеӊ ике кулинария традицияләрен: баллы сый чәк-чәкне һәм үзенчәлекле болгар үлән чәен берләштерә торган, гастрономик бәйрәм ул.

 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы май бәйрәмнәрендә туристларга ял итү өчен Идел буе федераль округында иӊ популяр шәһәрләрне билгеләде.

Рейтинг майныӊ беренче ункөнлегендә кунакханә һәм апартаментларда яшәү өчен броньлау мәгълүматлары нигезендә төзелгән.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетына сатып алу эшләре буенча белгеч таләп ителә. 
Дәүләт сатып алу эшләре белгеченең вазыйфалары ("Дәүләт һәм муниципаль ихтияҗларны тәэмин итүче сатып алу өлкәсендә товарлар һәм хезмәтләр" дип исемләнгән 2013 елның 5 апрелендә кабул ителгән № 44-ФЗ Федераль канун нигезендә) түбәндәгечә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International