ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТурСтат аналитик агентлыгы Россиядә 2018 елның Дөнья Чемпионаты яллары вакытында җанатарлар өчен мәдәни сәяхәт өчен кулай булган туристик шәһәрләр рейтингын тәкъдим итте. 

Дөнья Чемпионатының матчлары арасында сәфәр кылу өчен популяр булган беренче унлык шәһәрләре исемлеге түбәндәгечә: Сергиев Посад, Коломна, Ярославль, Владимир, Суздаль, Бөек Новгород, Псков, Кострома, Краснодар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. 

 


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

26 нан 30 майга кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты Иран Ислам Республикасында чыгып презентацияләр үткәрә. Тәһран һәм Шираз шәһәрләрендә инде ике чара үткәрелде. Аларда җирле туристлык тармагының якынча 400 вәкиле катнашты.

Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туристлык потенциалын тәкъдим итте. Татар халкының милли төсен һәм кунакчыллыгын ачык чагылдыручы Татарстан Республикасыннан килгән “Сорнай” сәнгать ансамленең чыгышы презентацияләргә аерым бер ямь биреп тора. 28 майда презентация Мешхед шәһәрендә, ә киләсе көннәрдә шулай ук Тебриз һәм Исфахан шәһәрләренда булып узачак.

Шуны билгеләп үтик: 2018 елда Дәүләт комитеты тарафыннан Иран басма масскаүләм мәгълүмат чаралырында һәм телевидениясендә масштаблы реклама кампаниясен җибәрү һәм шулай ук Татарстан Республикасына танышу турына килгән ике төркем туроперторларны кабул итү планлаштырылган.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казан - Ташкент очу программасын ача. Рейслар һәрдаим рәвештә 220 урынлы AirbusA321 лайнерларында киләсе җәдвәл белән тормышка ашачаклар:

Казан-Ташкент
Һәр җомга Казаннан 18:05 - очу вакыты, ә Үзбәкстан Республикасының башкаласына килеп җитү вакыты -  23:15. Ә кире рейсның очу вакыты - киләсе көндә 01:40, Казанда төшү вакыты - 03:05

Һәр аэропорт өчен үз шәһәренең вакыты күрсәтелгән. Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Үзбәкстән вакыты Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда. 

 


18
май, 2018 ел
җомга
Комитетта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ярдәм күрсәтү программасы буенча туризм индустриясендә белгечләрне укыту тәмамланды. Ул 15-18 май көннәрендә узды. Оештыручы булып В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты чыгыш ясады. 
Бу программаның уникальлеге инвалид кешеләрнең шәхсән үзләре гамәлгә ашыруда катнашуларыннан гыйбарәт. Нәкъ алар гына ярдәм күрсәтү өчен кирәкле шартларны белә һәм тоя алалар. 
Укытучылар, тренерлар һәм тәкъдим ителәсе хезмәтләргә сыйфат ягыннан бәя бирүче экспертлар буларак сәламәтлекләрендә төрле җитешсезлекләр булган белгечләр чыгыш ясады.

17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Музейда төн" - традицион рәвештә ел саен Халыкара музейлар көненә багышлап уздырылучы чара, быел Россиядә 12нче тапкыр булачак. Акция темасы: "Саклагычлардан шедеврлар". Чара ТР Милли музеенда 19-20 май төнендә 12.00 дән иртәнге 4кә кадәр узачак. Флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, спорт бәйгеләре һәм башка бик күп вакыйгалар музей залларында, ишегалдында һәм 1нче май мәйданында планнаштырыла. "Музейда төн" чарасының төп темалары: Россиядә ирекле теләк белдерүчеләр (волонтерлар) елы һәм 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты.

Комитет рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов җитәкчелеге астында булган делегация составында хәзерге вакытта эш визиты белән Кытай Халык Республикасында. Анда Чжэцзян һәм Фуцзянь өлкәләре җитәкчелеге белән рәсми очрашулар узачак. Шулай ук, аларның территориясендә урнашкан кайбер сәнәгать оешмаларына сәяхәт планнаштырыла. Хәзерге вакытта Кытайда булган Татарстан Республикасы делегация составында түбәндәгеләр: Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов; Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов; ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина; "АК БАРС" Банк ҖАҖ идарә рәисе Зөфәр Гәрәев; Кытай Халык Республикасында ТР сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйләҗев һәм башкалар катнашты.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15-18 май көннәрендә Татарстан Республикасында Япония  журналистлары һәм туроператорлары өчен мәгълүмати-реклама туры уза. Бу вакыт эчендә алар Казанның һәм Татарстанның төп тарихи урыннары белән танышачаклар: кунаклар Зөя утрау-шәһәрчеген, Казан Кремлен, Бауман җәяүлеләр урамын, Бөек Болгар шәһәрен, Иҗтимагый көнкүреш музеен, "Казан-Арена" стадионын күрә алачаклар. Шулай ук, аларга Р.Нуриев исемендәге фестиваль кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, программада Казан кунакханәләре буенча сәяхәт планнаштырылган. 


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2018 елда уздыручылы FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Татарстан Республикасының туристик маршрутлары һәм проектлары" дип исемләнгән брифинг узды. Брифингта катнаштылар: ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Казан шәһәренең туризм үсеше комитеты" мөдире Дарья Санникова, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, "Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директор урынбасары Лилия Сафина, "Казан шәһәренең туристик мәгълүмат үзәге" ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович.

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында "Гамәлләрдә мультимобильлек" дип аталган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озатып бару программасы буенча туризм индустриясендә белгечләрне укыту башланды. Ул 15-18 май көннәрендә узачак. Оештыручы булып В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты чыгыш ясый. 


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Tvil.ru - Россиянең торак броньлау сервисы туристларның җәй көне кайсы шәһәрләргә сәяхәт кылырга теләүләрен ачыклады. 

 Рейтинг 2018 елның 1 июнь-31 август көннәренә шәхси секторларда туристлар тарафыннан калдырылган броньнәр һәм кызыксыну мәгълүматлары буенча төзелгән. Әлеге рейтингка Кара диңгез яры буе һәм Балтика курорт шәһәрләре кермәгән. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International