Бүген Әстерханда Идел һәм Каспиядә круиз туристлыгын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара форум үз эшен башлады. Сергей Иванов «Круиз: Киләчәккә караш» пленар утырышында доклад белән чыгыш ясады:
Үзенең докладында Сергей Иванов соңгы берничә елда Татарстанда круиз туристлыгы өчен берничә яңа туристик үзәге барлыкка килүе турында сөйләде. Беренче чиратта - Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. Рәсәй Федерациясе Транспорт министрлыгы һәм Росморречфлот ярдәме белән әлеге үзәкләргә якын килүне җайга салу мөмкин булды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә әлеге туристик үзәкләр күппалубалы теплоходлар кабул итү мөмкинлегенә ия булды. Нәтиҗәдә, круиз суднолар керүе саны артты һәм Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәренә туристлар агымы артты.
Шулай ук Сергей Иванов «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик проект турында сөйләде: "Без бүгенге көндә Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштергән әлеге проект зур үсеш потенциалына ия дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе, - " Идел буе федераль округы төбәкләренең туристлык өлкәсендә башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек һәм проектка мәгълүмати ярдәм турында килешү имзаланды. Бу проект шулай ук 2015 елга кадәр туристлык буенча федераль максатчан программа концепциясенә һәм Рәсәй эчендәге базарда гына түгел, чит ил базарларында да гамәлгә ашырыла башлады. Рәсәй Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгыннан һәм Ростуризмнан әлеге проектны тормышка ашыруда, шул исәптән алга таба мавыктыру өлешендә ярдәм итүләрен сорыйбыз».
«Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ленивый Торжок» тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге» ассоциациясе сезне һәм сезнең кунакларны 2019 елның 9 һәм 10 мартында булачак «Зөя Май чабу (Масленница) бәйрәмендә» катнашырга чакыралар.
Узып баручы салкыннарны һәм эри торган карларны сезнең белән бергәләп әйлән-бәйләннәр һәм күңелле җырлар белән үткәрик!
Дәүләт комитетында Ямал-Ненец автоном округының туристик потенциалын тәкъдим иттеләр.
19 февральдә Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы туроператорлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен регионның туристик потенциалын тәкъдим итү узды. Очрашуда «Дискавер Ямал» ҖЧҖ генераль директоры Зөлфирә Мәхмүтова, «Ямалтур» ДБУ туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Лукьянова Ксения Игоревна катнашты. Презентация кысаларында төньяк кухня деликатесларына дегустация үткәреләчәк.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде, аның барышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз-үзләрен тоту стандартлары, шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренә керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү тәртибе аңлатылды.
Бүген, 15 февральдә, «Давыдов» кунакханәсендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды. Татарстан Республикасының туристлык тармагын үстерү күрсәткечләрен арттыру буенча чаралар эшләү мәсьәләсе каралды.
Утырышта Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты бүлекләре башлыклары, «Казан шәһәренең туристлыгын үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры Дарья Санникова катнашты. Республика отельерлары вәкилләре: «Казан Ривьерасы» «идарә компаниясе» ҖЧҖ коммерция директоры Елена Войтко, Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының Отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина. Туристик компанияләр вәкилләре: Казан шәһәренең Туристик-мәгълүмат үзәге директоры Наталья Абрамович, «АЛЕНА» «ҖЧҖ генераль директоры Елена Илькун, «КОМПАНЬОН СП «ҖЧҖ генераль директоры Сергей Пасечник, «Татарстан шифаханәсе» Республика санаторий-курорт учреждениеләре ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев. Шулай ук экскурсоводлар гильдиясе һәм реклама-дизайн компанияләре вәкилләре һәм чакырылган экспертлар катнышты.
15 һәм 16 февральдә Казанда IV региональ туристик форум уза. Региональ туристик форум Туриcтлык буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты, шулай ук шәһәрләр туристлыгы буенча министрлыклар һәм комитетлар ярдәме белән «Интурист» туроператоры инициативасы буенча уздырыла.
Ике көн дәвамында туристлык тармагы вәкилләрен Рәсәй курортлары, илләрнең туристлык буенча милли офислары, авиакомпанияләр, илебез һәм чит ил отельерлары белән очрашулар көтә.
Форумда 50дән артык катнашучы катнаша. Форум барышында Казанда аның директорлар һәм туристик агентлыклар менеджерлары арасыннан 1 меңнән артык актив туриндустрия вәкилләре килер дип көтелә.
2019 елның 14-16 февралендә Татарстан Республикасына Австрия студентлары – туриcтлык өлкәсендә булачак белгечләр килде. Кунаклар Казан шәһәренең 3, 4 һәм 5 йолдызлы өч челтәр кунакханәсендә (Ибис, Хилтон, Лучано) булачак, Дәүләт комитеты һәм Туристлык үсеше узәге вәкилләре белән очрашачак, КФУ тарихы музеенда булачак, шулай ук университет студентлары белән очрашачак.
Экскурсия программасы Свияжск утрау-шәһәренә, Иске Татар бистәсенә, Казан Кремленә баруны күздә тота.
InTrain проекты Австрия-Рәсәй дуслык җәмгыяте чаралары планы кысаларында тормышка ашырыла. Проект Австрия студентлары һәм яшьләренең Татарстан Республикасының актив яшьләр берләшмәләре студентлары һәм вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән. Проект кысаларында Татарстанга ел саен Австрия студентларының 2-3 төркеме килә.
«Visit Tatarstan» рәсми туристлык бренды Рәсәй регионнарының иҗтимагый-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалары Бөтен Рәсәй бәйгесенең «Регионның туристлык потенциалын үстерү» номинациясендә җиңүче дип табылды. Нәтиҗәләр бүген Сочида Рәсәй инвестиция форумы – 2019 кысыларында ясалды.
Искә төшереп үтик, Рәсәй Федерациясе регионнарының иҗтимагый-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативалары Бөтен Рәсәй бәйгесе «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерцияле булмаган оешма инициативасы буенча һәм булышлыгында үткәрелә.
Бәйгенең максаты - Рәсәй Федерациясе субъектлары территориясендә иҗтимагый-икътисади проблемаларны иҗтимагый-икътисади үсешнең уңышлы тәҗрибәләр һәм инициативаларны (проектларны) ачыклау, сайлап алу, тасвирлау һәм тиражлау аша хәл итүдә булышлык итү.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туриндустрия өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча методик советы эше кысаларында Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр ассоциациясе уку йортлары укытучыларын Казан шәһәренең әйдәп баручы кунакханәләренең вәкилләре белән очрашулар үткәрә (аерым график буенча).
13 февральдә укытучылар Courtyard by Marriott Kazan Kremlin кунакханәсендә булдылар, анда «Халыкара челтәр кунакханәсенең бер көне. Яңа хезмәткәрләрнең уңышлы җайлашуы» исемле семинар-практикум оештырылды. Courtyard by Marriott Kazan Kremlin Генераль директоры Наталья Осипова халыкара дәрәҗәдәге кунакханә эше турында сөйләде һәм аны күрсәтте, ә кунакханә персоналы буенча менеджер командага яңа хезмәткәрләрне кабул итү процессының ничек баруы тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Мондый очрашулар даими нигездә узачак һәм менә инде 14 февральдә Раймонд кунакханәсендә үтәчәк. Кунакханә белән идарәче экскурсия уздырачак, кунакханәнең эше һәм кунакларны җәлеп итү ысуллары турында сөйләячәк.
2019 елның 12-15 февралендә Татарстан Республикасы Тәһранда “Tehran International Tourism Expo” халыкара туристлык күргәзмәсендә катнаша.
Татарстан Республикасы күргәзмәдә «Visit Tatarstan» аерым стенды белән тәкъдим ителде. Эш барышында Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рәсәй юнәлешендә эшләүче Иран туроператорлары белән сөйләшүләр алып бара. 2018 елның сентябрендә ачылган Тәһран – Казан («ATA Airlines» авиакомпаниясе) авиаэлемтәсен үстерүгә аерым игътибар бирелә.
«ATA Airlines» Иран авиакомпаниясе «Daric» инвестицион төркеменең (Иран) бүлендек компаниясе булып тора. Турыдан-туры рейслар атнага бер тапкыр һәр пәнҗешәмбе гамәлгә ашырыла, ике якка да очу бәясе 200 доллар тәшкил итә (15 000 сум), юлда булу вакыты-3 сәгать 20 минут.
Тәһран шәһәрендә "Tehran International Tourism Expo" халыкара туристлык күргәзмәсе туристлык индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән илдәге иң зур чараларның берсе булып санала һәм аңа Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте тарафыннан актив рәвештә ярдәм күрсәтелә. Ел саен күргәзмәдә 20дән артык илдән 500ләп экспонент катнаша, чарага 200 меңнән артык кеше йөри.