Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәтенең буш вазифасын алу өчен бәйгедә катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә.
Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 29 апреленә кадәр Дәүләт комитетының эш көннәрендә кабул ителә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).
Булачак бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Кадрлар сәясәте" бүлегенең «Буш вазифаны алу өчен бәйге» өстәмә битендә урнаштырылган (http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-zameshchenie-vakantnoy-dolzhnosti.htm).
Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә киләсе телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27.