18 апрель көнне Уфада Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү уңаеннан чаралар комплексы кысаларында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәлдә ике республиканың төп туристик үзәкләре, шулай ук Татарстанның һәм Башкортстанның туроператорлары вәкилләре катнашты.
Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итте. Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәре, Алабуга музей-тыюлыклары һәм «Ривьера» Казан Аквапаркының төп программалары турында сөйләделәр һәм 2019 ел сезонындагы яңалыклар белән таныштырдылар. Түгәрәк өстәлдән соң семинар узды, анда ике республика туроператоры эшлекле тәкъдимнәр белән алмашты.