Йошкар-Олада үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә Йошкар-Олада (Мари Ил) Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Мари Илнең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Лидия Батюкова белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Мари Ил туроператорлары катнашты.

Идел буе төбәкләрен тоташтыручы Бөек Идел юлы маршрутын алга таба үстерү мәсьәләләре, шулай ук туристлык өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ике республика туроператорлары хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм туристлык базарында яңа тәкъдимнәр турында мәгълүмат алмашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International