Сергей Иванов «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылышында катнашты.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылышында катнашты.  

Күргәзмәне ачуда шулай ук Тунис Милли Туристлык Оешмасы вәкиллеге башлыгы Нежи Гуидер, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Алтай краеның туристлык һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Душевых,  "Казан шәһәренең туристлыгын үстерү комитеты" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.

Күргәзмәдә Рәсәй Федерациясенең 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100дән артык компания, шулай ук Кытай, Төркия һәм Казахстан илләреннән вәкилләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International