20 апрельдән 10 майга кадәр Рәсәй Федерациясендә Туристлык буенча федераль агентлыгы (Ростуризм) ярдәме белән уздырыла торган IV Рәсәй ресторан фестивале узачак.
Иң яхшы рестораннар кунакларга үзләренең 3-5 популяр яки беркетелгән бәя буенча яңа ризыклардан торган дегустацион сетлар тәкъдим итәчәк, кунаклар аларны фестиваль дәвамында авыз итә алачаклар. Кайбер шәһәрләрдә рестораторлар билгеле бер урынга хас продуктларга яки үз төбәкләренең традицион рецептларына басым ясый.
Гастрономия фестивальләре туристлар һәм җирле халык арасында зур кызыксыну уята, массакүләм мәгълүмат чаралары резонансын тәэмин итә һәм җәмәгатьчелекне үзләренең оештыручыларына һәм партнерларына җәлеп итә.