Сергей Иванов эш визиты белән Башкортостан Республикасында

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрель көнне Уфада Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү уңаеннан чаралар комплексы кысаларында Сергей Иванов Башкортстан Республикасының Эшмәкәрлек һәм туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Римма Бойцова белән очрашты. Очрашу барышында яклар үзара туристик агымнарны үстерү мөмкинлекләре, Бөек Идел юлы проекты кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасы һәм Башкортостан республикалары күршеләр һәм бер-берсен яхшы аңлыйлар. Нәкъ менә бу үзара уңышлы хезмәттәшлекнең нигезе булып тора»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International