Татарстан Республикасы вәкилләре Бөек Новгородта WorldSkills Russia сайлап алу ярышларында катнаша

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельдә Бөек Новгородта сайлап алу ярышлары старт алды, аларның нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia – 2019 VII Милли чемпионаты финалының катнашучылары билгеләнәчәк.

Ярышларда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетына беркетелгән компетенцияләр буенча бәйгенең катнашучылары – Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша:

«Туристлык» компетенциясендә Евгения Камратова һәм Алинә Абдуллина; «Туристлык – юниорлар» компетенциясендә Сабина Исламова һәм Розалина Гәрәева; «Отель белән идарә итү» компетенциясендә Лидия Сбитякова; «Отель белән идарә итү – юниорлар» компетенциясендә Ксения Лазарева; «Экскурсион хезмәтләр оештыру» компетенциясендә Анна Михайлова; «Экскурсион хезмәтләр оештыру – юниорлар» компетенциясендә Динара Хәбибуллина.

Сайлап алу этабының эшлекле программасы кысаларында Бөек Новгородта «Һөнәри киңлектә Коллаборация: Мәдәният. Туристлык. Музейлар. Мәгариф» I төбәкара форумы узачак. Аның барышында профильле югары уку йортлары, музейлар, туристлык компанияләре һәм туристлык өлкәсе оешмалары вәкилләре WorldSkills Russia компетенциясен үстерү мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International