Габделәхмәт Котдусовның «Татар страусы» дип аталган авыл туристик комплексында «урак өсте». «Май ае - туристлар иң күп килә торган чор, көненә 8-9 автобус белән мәктәп укучылары экскурсиягә кайта, - дип сөйли фермер. - Унсигез турфирма белән хезмәттәшлек урнаштырдык, җәй көннәрендә бөтен Россия буенча һәм чит илләрдән кунаклар көтәбез».