Туристларның Казан белән кызыксынуы көннән-көн арта. Күптән түгел генә Татарстан башкаласы Европада ял итү өчен иң арзан шәһәрләр исемлегендә беренче унлыкка кергән иде. Хәзер менә тагын бер туристик “җиңү” - күп кенә россиялеләр 12 июнь ялларын Казанда уздырырга планлаштыра икән.