Р.Миңнеханов "Kazansummit 2014"та катнашучы дипломатик миссия башлыкларын Сабан туе милли бәйрәменә чакырды

2014 елның 6 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Kazansummit 2014" Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитында катнашучы дипломатик миссия башлыкларын Сабан туе милли бәйрәменә чакырды.

Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда Согуд Гарәбстанының, Судан, Тунис, Алжир, Гыйрак, Катар, Бәхрәйн, Индонезия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башка илләрнең Россия Федерацияседәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре катнашты.

Сезнең монда булуыгыз халыкара икътисадый саммитына югары статус бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген бу – Россия белән ислам дөньясын якынайтучы реаль мәйданчык.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, бу ислам дөньясы илләре илчеләре белән беренче генә очрашу түгел, үзара конкрет проектлар белән беркетелгән яхшы багланышлар урнаштырылган.

Мондый очрашулар үзара элемтәләргә һәрвакыт уңай тәэсир итә, диде Рөстәм Миңнеханов, региональ дәрәҗәдә аралашу Россиягә ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.

Очрашуда катнашучылар саммитның динамик үсешен, дәрәҗәсе елдан-ел ныгуны билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, Татарстанга визитлар – Россия регионнарының берсендәге мәдәният, тел һәм традицияләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.

Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр киләчәктә дә икътисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә багланышларны ныгытырга кирәклеген белдерделәр. Конкрет тәкъдимнәр белән Согуд Гарәбстаны, Тунис, Малайзия, Катар, Индонезия илчеләре чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов дипломатик миссияләр башлыкларын, татарларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен төгәлрәк белү өчен, якындагы шимбә көнендә Татарстан Республикасының Лаеш районында булачак Сабан туе милли бәйрәменә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International