Татарстанның Лаеш районы халкы Сабан туе уздырды. Аларга кунакка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чит илләр дипломатик миссия башлыклары – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI халыкара икътисад саммиты - "Kazansummit 2014"тә катнашучылар белән килде. Алар арасында Алжир, Катар, Согуд Гарәбстаны, Судан, Ирак, Оман һәм Бахрейн дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре бар иде.
Тантана Ак Таулар (Белые горы) шәһәр мәйданында – яшел яр буенда узды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм Минтимер Шәймиев һөнәрчеләр чатырларын карадылар, осталар белән таныштылар, җирле халык белән аралаштылар.
Бәйрәм сәхнәсеннән рус, татар, инглиз телләрендә милли татар бәйрәменең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Сабан туе җирлегебездә татар бәйрәме булса да, сәхнәдән рус җырлары да яңгырады. Сабан туе флагын исә 2013 елда батыр калган Айрат Миңнуллин күтәрде.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында - “Бүген Лаеш җирендә, бөтен республикадагы кебек, милли бәйрәм бара.Аралашу, танышу, күңел күтәрү бәйрәме бу, ул - туасы көнгә ышаныч”, - дип белдерде.
Минтимер Шәймиев лаешлыларга бүләкләр, ТР Президентының Рәхмәт хатын һәм ТРның тарих һәм мәдәният истәлекләрен торгызу "Яңарыш" республика фондының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәм концерты программасын караганнан соң, кунаклар кече мәйданга – Һөнәрчеләр авылына юнәлделәр. Монда умартачылар, балыкчылар, аучылар, сөт җитештерүчеләр, терлекчеләр, пешекчеләр һәм Татарстанның башка һөнәрчеләр вәкилләренең чатырлары куелган иде. Аларның күбесендә илчеләр үзләрен сынап карадылар.
Чит ил кунаклары күргәннәреннән зур тәэсир алып, канәгать калдылар. Бахрейн Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Хашим Хәсән Әл-баш - “Бүген Сабан туенда мин мәдәниятегез белән тагын да күбрәк таныштым һәм тагын да күбрәк дуслар таптым”, - дип белдерде.