Казанда 1 нче Май мәйданында “Мисыр көне” туризм промо-акциясе булды.
Бөек пирамидалар төшерелгән һәм “Египет” дип язылган автобус Казан Кремленең Спас манарасы янына килде, анда аны тамашачылар көтә иде. Биредә күңелле көйләр яңгырады.
Тамашачыларны сәламләү өчен, автобустан Мисыр Гарәп Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Әл-Бадри чыкты. “Бүген мин искиткеч шәһәрдә һәм республикада булуыма куанам. Без килдек һәм үзебезне өебездә кебек хис итәбез. Без дә сезнең безнең илдә булуыгызны, пирамидаларны күрүегезне телибез”, - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга дипломат. Ул, шаярып кына, бу автобуста Мисырга китәргә тәкъдим итте.
Мисырдан кунаклар кечкенә генә җыйнак кына чыгыш ясады: алар милли биюләр башкардылар. Тамашачылар артистларга алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.
Промо-акциядә катнашучыларның барысына диярлек сувенирлар белән пакетлар: футболка-поло һәм “Египет” дип язылган бейсболкалар – бүләк иттеләр.
Акция соңында оештыручылар Мисырга “Барысы да кертелгән” системасы буенча 7 көнгә ике кешелек ике юллама уйнатты (очу бәясеннән тыш). Беренче юлламаны Мисыр Президентының исемен әйтә алган (Абдель-Фәттах әл-Сиси – Т.И. искр.) кыз, икенчесен өч Мисыр фараоны исемен атый алган егет алды.