15 нче июньдә Казанда Kazan City Racing автошоуы була. Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга булачак чара турында Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Kazan City Racing оештыручысы Кирилл Тегин, “Дакар 2014” раллисында җиңүче, “КАМАЗ-Мастер” командасы вәкиле Эдуард Николаев, PRT Moto (Мәскәү) командасыннан мотокаскадер Марат Канкадзе сөйләде.
“Формула-1” буенча идея бездә Универсиададан соң туды. Без Голландиядән оештыручыларның берсе белән очраштык һәм шоуны Мәскәүдә генә түгел, ә Россиянең башка шәһәрләрендә дә уздырырга карар кылдык. Без шул ук мизгелдә Казанны тәкъдим иттек. Без Универсиадага шул дәрәҗәдә яхшы әзерләнүебез белән, безнең булган юлларыбызда “Формула-1” болиды уза алуы белән горурланабыз”, - дип сөйләде Игорь Сивов.
“Без инде 7 ел дәвамында Кремль янында Moscow City Racing чарасын оештырабыз. Шоу зур уңыш белән уза. Быел “Формула-1”не Мәскәүдә генә түгел, ә Казанда күрсәтә алуыбыз өчен, ТР Хөкүмәтенә рәхмәт”, - диде Кирилл Тегин.
Ул билгеләп үткәнчә, Меңьеллык мәйданы барлык параметрлар буенча туры килә. Трасса боҗра формасында була, һәм аның озынлыгы якынча 700 м тәшкил итәчәк. Ул тулысы белән тамашачы күз алдында булачак. Өч дәрәҗәдәге куркынычсызлык чарасы урнаштырылачак. Тамашачылардан трассага кадәр ара 6 м булачак. Иң зур тамашачылар зонасы Казан Кремле янында, гадәти амфитеатр булган урында урнашачак. Тегин ачыклык керткәнчә, шоуны уздыру өчен, люкларны эретеп ябыштырырга туры килгән, чөнки узып барган болид астында басым барлыкка килә һәм люкның капкачлары сикереп китә яки ачыла ала.
“Бу чарада беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Команда йөк машинасын Мәскәүдә тәкъдим итте. Быел командабызны һәм йөк машинасын Казанда күрсәтүебез бик шәп. Без йөк машинасының барлык мөмкинлекләрен күрсәтәчәкбез. Сюрприз әзерләргә - йөк машинасын сикертергә теләгән идек, ләкин куркынычсызлык максатыннан, безгә моны эшләргә рөхсәт итмәделәр”, - дип сөйләде Эдуард Николаев.
Шоуда “Формула-1” Caterham F1 Team командасы һәм тест пилот Робин Фряйнс катнашачак. Шулай ук “КАМАЗ-Мастер” командасы, Британия каскадеры, 15 Гиннесс рекорды иясе Терри Грант, Россиянең иң яхшы мотофристайлеры Алексей Колесников, “Формула-1”нең беренче Россия узышчысы DTM немец кузов сериясе пилоты Виталий Петров тәкъдим ителә. PRT Moto командасы квадроциклда фристайл һәм мотоциклларда төрле трюклар күрсәтәчәк. Шулай ук Big Kazan Extreme командасыннан мотокаскадерлар чыгыш ясаячак.
Kazan City Racing автошоуы 15 нче июньдә сәгать 14.00дә Меңьеллык мәйданы янында була. Тамашачылар өчен автограф-сессияләр оештырыла, шулай ук алар болид белән фотога төшә алачак.